Әлшәй быел сабантуйларны республикада беренчеләрдән булып үткәргән өч район сафында булды. Моңа, әлбәттә, иң зур йогынтыны язгы кыр эшләрен кыска вакытта һәм сыйфатлы башкарып чыгу ясады. Әйтергә кирәк, төбәктә хезмәт һәрчак алдан йөри – хезмәт һәм спорт бәйрәме үткәч тә, район хуҗалыклары басуларына мал азыгы хәзерләү техникасы чыкты. “Яшел урак”ны беренчеләрдән булып “СН Агро” җәмгыятендә башлап җибәрделәр. Әйткәндәй, ул мәйданы буенча районда иң эре хуҗалык санала – сөренте җирләре 26 мең гектарга якын тәшкил итә, быел авыл хуҗалыгы культуралары 17 мең гектарда чәчелде. “СН Агро”да терлекчелек тармагы да нык үсешкән, биредә эре мөгезле маллар 1500 баш асрала, шуларның 650се – савым сыерлары. Шуңа да биредә мал азыгы культуралары шактый зур мәйданнарда игелә. Атап әйткәндә, күпьеллык үләннәр 800 гектар тирәсе, шулай ук сенажга люцерна һәм кандала үләне, печәнгә костер үстерелә. Сусыл азыклардан быел силос салу максатында кукуруз 352 гектарда чәчелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш зоотехнигы Сергей Гибет билгеләвенчә, тармакта ит һәм сөтнең югары продуктлылыгына ирешүдә төп шарт булып мал азыгының күләме генә түгел, ә аның сыйфат күрсәткечләре дә тора. Әйтергә кирәк, әлеге кагыйдәне биредә җиренә җиткереп һәм төгәл үтәргә күнеккәннәр. Хуҗалыкта “яшел урак”ка старт район үзәге Раевка авылы янындагы люцерна басуында 29 майда бирелде. Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Данир Әхмәдишин һәм баш зоотехник Флүр Солтанов озатуында “Кызыл таң” хәбәрчесе бу басуга килгәндә механизатор Әбүзәр Нуриев люцерна үләнен чабу белән мәшгуль иде. Күзгә күренеп тора – үлән биек, тезмәләр – калын. Данир Әнвәр улы – тармакта бай тәҗрибәле белгеч: хезмәт юлын 40 ел элек комбайнчы булып башлап, хезмәт баскычлары буенча колхоз рәисе вазыйфасын да үтә, соңгы 22 елын – хәзерге эшендә. – Үләнне нәкъ хәзерге чорда чабып алып, сенажга салу отышлы, – ди ул. – Ни өчен дигәндә, үсентеләр чәчәккә йомарлаган вакыт, витаминнар да саклана, туклыклылык дәрәҗәсе дә югары. Шуңа да быел мал азыгы хәзерләүне иртәрәк башлау аеруча максатка ярашлы. Аннары икенче чабымга да исәп тотабыз бит әле. Ничек кенә булмасын, мал азыгын күбрәк тупларга омтылыш районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен төп бурычлардан санала. “СН Агро” җәмгыятендә люцерна басулары 170 гектарны били. Хуҗалыкның мал азыгы хәзерләү техникасы тулысынча люцерна басуларында тупланган. Яшел масса Акколай һәм Уразмәт авылларындагы терлекчелек фермаларына озатылып, заманча технологияләр буенча сенажга салына. Бу эшне тәмамлагач, печәнгә төшү күздә тотыла. Районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән бергә, крестьян-фермер хуҗалыклары да мал азыгы хәзерләү чорына ныклы техник әзерлектә килгән. Бер сүз белән әйткәндә, төбәктә “Яшел урак” кызганнан-кыза. Шул ук вакытта, бурычлар да җитди. Районның авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Флүр Солтанов бу җәһәттән шундый саннар китерде: кышлатуга 16 мең тонна печән, 17 мең тонна сенаж, 14 мең тонна силос хәзерләү планлаштырыла. Ягъни, фураж ашлыгын кертмичә, һәр малга 35 центнер азык берәмлеге туплау таләп ителә. Фәнүр Гыйльманов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.