Кадетлар хәрәкәте Туймазы төбәгендә дә киң колач ала, үткән елда аның 10 еллыгы билгеләнде. Серафимовка поселогы мәктәбендә чик сакчыларының кадет сыйныфы уңышлы эшләп килә. Ул үз сафларында батыр һәм сәләтле үсмерләрләрне берләштерә. Хәзерге чорда районның берничә мәктәбендә кадетлар сыйныфларын ачу күздә тотыла. Җыенда Башкортстан район һәм шәһәрләреннән 10 команда катнашты, алар арасында иң тәҗрибәлеләрдән Уфа һәм Стәрлетамак кадетлар сыйныфлары тәрбияләнүчеләре исәпләнде. Конкурслар программасына хәрби сафта йөрү, мылтыктан ату, граната ыргыту, автоматны сүтү һәм җыю, физик әзерлек, канат тарту, эстафета кебек ярышлар, шулай ук Чик буе гаскәрләренең тарихын өйрәнү кергән иде. Бәйге йомгаклары буенча беренче урынны Стәрлетамак командасы яулады, икенче һәм өченче урыннар Дүртөйле һәм Уфа командаларына бирелде. Октябрьский шәһәре, Туймазы һәм Серафимовка кадетларының да уңышлы чыгыш ясаулары билгеләнде. Кадет сыйныфлары җыенының төп оештыручылары булып Республика ветераннар оешмасы һә