Уфаның Совет мәйданында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мөгыйн Нагаев исемендәге Башкортстан артиллерия дивизионын хәрби әзерлек үтү урынына озатуда катнашты. Бу - төбәктә формалаша башлаган мотоукчылар полкының өченче подразделениесе. Әлеге чара алдыннан Радий Хәбиров Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.– Хөрмәтле иптәшләр! Без Башкортстан мотоукчылар полкын формалаштыру эшен дәвам итәбез. Бүген бу мәйданнан Мөгыйн Нагаев исемендәге Башкортстан артиллерия дивизионын хәрби әзерлек үтү урынына озатабыз. Дуслар, бүген бөтен республика сезгә рәхмәтле, зур хөрмәт һәм ышаныч белән карый. Һәркемнең гомере һәм сәламәтлеге – туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен иң зур байлык. Шуны әйтәсем килә: бүген сезнең сәламәтлегегез – республиканың иң мөһим байлыгы. Шуңа күрә республика сезне һәрнәрсәдә дә хуплаячак һәм бөтен кирәкле әйбер белән тәэмин итәчәк, дип вәгъдә итәм. Бөтен республика исеменнән туганнарыгызга һәм якыннарыгызга карарыгызны кабул иткәннәре һәм х