“Раздолье” хуҗалыгы районда чәчүгә беренчеләрдән булып төште. Бүген биредә арпа чәчелгән, хәзер бөртеклеләрне чәчү белән мәшгульләр.— Быел басуга апрель башында чыктык. Җирдә дым юк диярлек, шуңа да чәчү эшләрен сузмау хәерле. Яз иртә килде, дисәк тә, төнлә салкын, җир туңа. Шуңа да башлап арпа чәчүгә алындык, аңа салкыннар куркыныч түгел. Хуҗалыкта җәмгысы 1500 гектар җирдә чәчү эшләре алып барыла, шуларның 700 гектарын бөртеклеләр били, 250 гектарда — катнаш культуралар, 150 гектарда — солы, калганнарына кукуруз чәчәчәкбез. Уҗым культуралары 200 гектар мәйданны били, алар яхшы кышлаган, шунысы шатлыклы, — ди “Раздолье” җәмгыяте җитәкчесе Зифил Нурлыев.Техника һәм кадрлар җитәрлек. Ринат Сафиуллин, Рәзиф Гарипов туфракны эшкәртү, тырмалау эшләрен тәмамлаган. Венер Галиуллин, күпьеллык үләннәрне тырматканнан соң, дым каплатуга күчкән, хәзер барысы да чәчүдә. Альберт Әхмәдишин “AGRATOR” чәчү комплексы белән тырмалау, культивацияләү, чәчү, кәтүкләү эшләрен берьюлы башкара. Алексей По