Планетада авыл хуҗалыгына һәм халык яшәгән пунктларга карамаган һәм шул ук вакытта агач утыртырга мөмкин булган 900 миллион гектар буш җир мәйданы бар. БМО экспертлары фикеренчә, дөньяда шундый буш җирләргә агач утырту ягулык, сәнәгать калдыкларын яндыру, кешеләрнең авыл хуҗалыгы эшчәнлеге сәбәпче булган глобаль климат үзгәрүне кичектерергә мөмкинлек бирер иде. Шулай ук, урманнарны тер-гезү атмосферага китүче углекислый газ күләмен 37 процентка киметергә ярдәм итәчәк.Русиядә агач утырту көненең әһәмияте нәрсәдә һәм ул нинди чаралар белән бәйле? Башкортстанда “яшел калканыбыз”ны тергезүдә нинди эшләр башкарыла?2021 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы планетада экосистеманы тергезү унъеллыгын игълан иткән иде. Ул 2030 елга кадәр дөнья күләмендә 350 миллион гектарда агач утыртуны күз уңында тота. Чагыштырып караганда, әлеге мәйдан Һиндстан территориясеннән дә зуррак. Әйткәндәй, БМОның бу башлангычы аннан алдарак кабул ителгән карарыннан ышанычлырак күренә. 2014 елда, мәсәлән, әлеге оешма әгъзалары 2020 елга урман кисүне ике тапкыр киметү бурычын куйган иде. Әмма 2018 елда планетада урман кисү дәрәҗәсе рекордлы күрсәткечкә җитте: ел дәвамында планетадагы урман мәйданы 3,068 миллион гектарга, ягъни, Бельгия дәүләте зурлыгындагы күләмдә юкка чыкты.Дәүләт башлыкларының һәм планета халкының экологияне сафландыруга, яшеллек дөньясын тергезүгә игътибарын юнәлтү максатында БМО 2011 елны “Халыкара урман елы” дип игълан итте һәм шушы вакыттан күпчелек илләрдә, шул исәптән Русиядә, рәсми рәвештә “Агач утырту көне” билгеләнә башлады.Белешмә. Узган елгы мәгълүматлар буенча, Русиядә гомум урман мәйданы 766 миллион гектарга якын тәшкил итә. Соңгы 5 елда ул 0,5 процентка кимегән. Ел саен 1,1 миллион гектарда тоташ урман киселә. Янгын, туфрак-климат һәм башка факторлар йогынтысы нәтиҗәсендә елына уртача 0,2 миллион гектар урман юкка чыга.Бөтенрусия агач утырту көне илдә төрле дәрәҗәдәге власть органнары, предприятие-оешмаларны гына түгел, ә ил халкын агач утыртуга җәлеп итүдә һәм әйләнә-тирәлекне сафландыруга чакыруда мөһим чара булып тора.“Гринпис”ның Русия бүлеге белешмәсенә караганда, илебездә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге таләпләргә туры килгән һәм агач утыртуга яраклы файдаланылмаган җирләр 76,3 миллион гектарга җиткән. Бу — ил территориясенең 4,5 проценты һәм Аргентина мәйданыннан зуррак мәйдан дигән сүз. Белгечләр фикеренчә, әгәр шушы мәйданда агачлар утыртылса, Русиядә ел саен өстәмә рәвештә 282,2 миллион кубометр агач материалы хәзерләп булачак. Чагыштыру өчен: “Рослесхоз” белешмәсенә караганда, соңгы елларда ил буенча уртача еллык агач материалы хәзерләү күрсәткече 212-220 миллион кубометр тәшкил иткән.Планетадагы барлык урманнарның 20 проценттан күбрәге Русиягә туры килә. Борынгы урманнарны, илнең төньяк киңлекләрендә һәм мәңгелек бозлыкларда үскәннәрен исәпкә алмаганда, илдә икътисади яктан файдалану мөмкин булган урманнарның 80 проценты ярлыланган, ягъни тергезүне таләп итә.Русиядә агач утыртуга юнәлтелгән ике проект бар: “Мaraguia” һәм “Агач утырт”. Соңгысы илнең үзәк төбәкләрендә урманнарны тергезү белән шөгыльләнә. Узган дүрт елда аның активистлары социаль бизнес ярдәме белән илнең 47 төбәгендә 10 миллион төп агач утырткан.“Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында Русиядә соңгы елларда бу проблема дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелде. Әйткәндәй, узган елдан илдә урманнарны тергезүдә яңа кагыйдәләр кабул ителде. Әлеге документка ярашлы, ил төбәкләрендә барлык утыртыласы үсенте мәйданнарының 20 процентында алар ябык тамыр системасы белән утыртылырга, ягъни яшь үсенте тамыр җәйгән туфрагы белән бергә урын алырга тиеш. Мондый ысул үсенте-агачларның ышанычлырак үсеп китүенә ярдәм итәчәк. Русия Иҗтимагый палатасының Экология һәм тирә-як мохитне саклау комиссиясе рәисе Елена Шаройкина сүзләренә караганда, ил күләмендә утыртылган яшь үсентеләрнең 90 процентына кадәрлесе үсеп китә алмыйча корый.Башкортстан урманнарны тергезү күрсәткече буенча илдә лидерлар исемлегендә. Урман хуҗалыгы министрлыгының әлеге юнәлештә башкарган эшләреннән тыш, республикада бишенче тапкыр “Яшел Башкортстан” акциясе уза. Әлеге экологик чара быел 22 апрельдән 13 майга кадәр дәвам итәчәк.Белешмә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, быел яз айларында республика шәһәр-районнарында 15 миллион төп агач һәм куак утырту максаты куелды. Тармак министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел республикада 14,8 мең гектарда урман тергезү чаралары башкарылачак.Русия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән оештырылучы “Хәтер бакчасы” акциясенә дә башкортстанлылар актив кушылды. Халыкара статус дәрәҗәсенә күтәрелгән акция республикада 22 апрельдән 22 майга кадәр узачак. Һәр муниципалитетта аны оешкан төстә үткәрү өчен Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фондына караган җирләрдә 72 участок әзерләде һәм анда 700 мең төп агач утыртылачак.Күренүенчә, Башкортстанда агач утырту махсус даталар белән генә чикләнми, һәм телгә алынган акциянең елына ике тапкыр — яз һәм көз айларында оештырылуы да шуны күрсәтә.— Башкортстанлылар табигый хазинәбез булган урман язмышына һич тә битараф түгел, — ди тармак министры Марат Шәрәфетдинов. — Без чараларны “Агач утырту” көнен көтмичә, иртәрәк башлап җибәрдек. Быел “Хәтер бакчасы” зур оешканлык белән башланды. Айның беренче атнасында ук Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм һәм хәтер рәвешендә 850 мең төп агач һәм үсенте утыртылды да инде. Әлеге акциядә 75 меңнән күбрәк кеше катнашты. Һәр районда “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында яңа аллея-бакчалар барлыкка килде. Минемчә, Җир-анабызның экологик хәвефсезлеген тәэмин итүгә, яшел байлыгыбызга карата сакчыл караш тәрбияләүгә башкортстанлылар лаеклы өлеш кертә.Олег Төхвәтуллин.