Узган гасыр азагында Башкортстанда гаҗәеп вакыйга булды. Ул - “Шәрык” радиосы ачылу. Чөнки үзебезнең телләрдә мондый форматта эшләүче радиолар ул вакытта беркайда да юк иде, шул исәптән, Казанда да."Иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр эшлибез, кайсы елларда икешәр, соңрак өчәр сәгатьләп чиратлап татар һәм башкорт телләрендә эфирга чыгабыз, язма тапшыруларыбыз да була иде, - дип хәтерли ул вакыттагы дикторлар. - Алар өчен иң кирәклесе – музыкаль фонд. Ә ул юк! Ничек итсәк тә иттек, Татарстан радиосында музыкаль мөхәррир Рафаэль Ильясов белән дуслашу әмәлен таптык. Аннан берничә “бамбина” язмалар күчереп алып кайттык. Үзебезнең радио белән дуслашу ул кадәр авыр булмады. Тагын ул вакыттагы концертларга “катушка”лы магнитофон алып барабыз да, залда утырып җырлар яздырабыз. Аларның кайберләре әле дә инде “Роксана” исеме белән эшләүче радиода ишетелеп кала.Директорыбыз Уфада туып-үскән Сероп Бабаян иде, аның әти-әнисе кырыгынчы елларда Благовещенга завод төзергә килгән булган. Әрмән егете безнең мәдәниятнең асылын аңлап та җитмәгәндер, бәлки, әмма эшне оештыру, юкны бар итү сәләте, шул рәвешле, искиткеч көчле иде. Хезмәткәрләрнең һәрберсенең үз ноктасына баса, эшләтә белә иде. Ул вакытта радиотапшыру алып баручысы да булып эшләгән Сәвия Сираевага ул һәрвакыт “Әнкәй” дип эндәште. Улыңа файда китерәм дип, эшләмәс җиреңнән эшләрсең дә шул. Соңрак аңа "Башкортсанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде."Шәрык-шоу" форматында татар-башкорт җырлары фестивале заманы өчен зур ачыш булды. Күп җырчылар анда катнашып танылу алды. Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Рафаэль Ильясов, үзебезнең "Кәтүк" - Әхәт Уразмәтов кебек осталарны исә халык басып каршы ала иде".Бүген без шушы радио һәм башка эфир тылсымчыларын Халыкара элемтә һәм радио хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбриклибез. Җиңел эфирлар, тел ачкычы һәм илһамланып иҗат итүләрен телибез!