“Кайбер чыганакларда хәбәр ителгәнчә (мәсәлән, Дарими, Фадаилүл-Коръән, 21, №3418), “Йәсин” сүрәсен укып, Аллаһ ризалыгын һәм бу дөньяда да, әхирәттә дә Аның рәхмәтендә булуын сораган кешенең гөнаһлары ярлыканыр.Ошбу сүрә хакында тагын шундый мәгълүмат та бар:- һәр нәрсәнең йөрәге бар, Коръән йөрәге исә ул – “Йәсин” сүрәсе. Кем бу сүрәне укып чыкса, шуңа Коръәнне ун мәртәбә тулысынча чыгу саваплары бирелер;- әгәр кеше көн башында (иртәнге намаздан соң) “Йәсин” сүрәсен укыса, аның шул көн дәвамындагы эшләре уңышлы, бәрәкәтле булыр, Аллаһы Тәгалә аңа сораганын бирер;- “Йәсин” сүрәсен укыган кеше ач булса – тамагы туяр, адашса – үз юлына чыгар, әгәр малын (терлеген) югалтса – шуны табар, дошманнан яисә түрәдән курыкса – куркуы бетәр, үлеме алды укылса – җанын җиңеллек белән тапшырыр;- бәбәйләргә вакыты җиткән хатын-кызның хәле бик мөшкел булып, “Йәсин” сүрәсе укылса, ул баласын җиңел табар.Безнең җирлектә “Йәсин” сүрәсен мәет ашларында уку гадәткә кергән. Бу йола “Йәсин”не мәетләрегезгә у