Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

«Дога – ул гыйбадәт!»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: «Дога – ул гыйбадәт» — ди. (Тирмизи хәдис җыентыгыннан).Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә һәрвакытта да Үзенә дога кылырга куша. Бу хакта Коръәндә болай диелә:«Әгәр дә синнән колларым Минем турында сораса, дөреслектә, Мин якын. Әгәр дә ул Миңа дога кылса, Мин дога кылучының догасына җавап бирәм. Миңа җавап бирсеннәр (миңа буйсынсыннар) һәм Миңа ышансыннар. Бәлки, алар туры юлдан барырлар» (Коръәннең “Бәкара” сүрәсе, 186нчы аять).Дога кылу хакында иң кирәкле нәрсәләр – күңелнең ихлас булуы һәм бөтен барлык белән Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелек кылу. Күңел ихлас булса һәм кабул булуында шик булмаса, дога, теләсә нинди вакытта һәм теләсә нинди телдә булсын, кабул булачак һәм нәтиҗәсе күреләчәк.Фото: pixabay.com.