Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр иткәнчә, 2023 елның гыйнвар–апрель айларында 876 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 72 кеше һәлак булган (2022 елның шул ук чорына караганда, 11 кешегә кимрәк), 1 073 кеше зыян күргән (2022 ел дәрәҗәсеннән 95 кешегә кимрәк). Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре транспорт чаралары бәрелешүләре һәм җәяүлеләргә бәрелешләр.Министр билгеләп үткәнчә, хәрәкәт хәвефсезлеген арттыру өчен 870 км артык автомобиль юлын ремонтлау, 18 мең билге урнаштыру һәм алыштыру, 110 км барьерлы койма һәм 146 светофор монтажлау, 320 ясалма тигезсезлек урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, 220 км озынлыктагы трассалар участокларын яктырту белән җиһазландырырга планлаштыралар.- Уфада "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гоммудәүләт проекты кысаларында Интеллектуаль транспорт системасын формалаштырабыз. Беренче этапта юл хәрәкәте белән идарә итү үзәген булдырдылар, 50 светофорны модернизацияләделәр, – диде Александр Клебанов. - Икенче этапта тагын 51 светоф