Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Алар өчен һәр минут кадерле!

Ел саен апрель ахырында безнең илдә миллионлаган кеше­нең сәламәтлеге, ә еш кына гомере дә аларга бәйле булган кеше­ләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 28 апрель илебездә ашыгыч ярдәм хезмәтенең туган көне дип санала. Ике арбадан башлана... Бер-берсе белән бәйле дистәләгән бригадалардан торган заманча тармакланган медицина челтәре тыйнак кына, ике арбадан башлана. Йөз елдан артык элек, 1898 елда, бу көнне Мәскәүдә башкаланың ике полиция участогына ашыгыч ярдәм кареталары беркетү турында указ чыгарыла. Өстәвенә, табиблар өчен аерым бүлмәләр бүлеп бирелә, аларда тәүлек әйләнәсенә табибларның берсе дежур тора. Мобиль бригада полиция хезмәткәрләрен чакыруларга озата бара, зыян күрүчеләрне стационар филиалы урнашкан участокка алып китә.Ашыгыч ярдәм чакыру башта, әлбәттә, проблемалы була – телефон элемтәсе юк, полиция участогына озак йөгерергә кирәк. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм барлыкка килгән беренче елларда табибларны полиция һәм рәсми вазыйфалы кешеләр генә чакыра алган. Бу чакырулар гадәттә бәхетсезлек очракларына һәм җәрәхәтләргә кагылган. Ютәл яисә югары температура сәбәпле табибны өйгә чакыруны күз алдына китерү дә авыр булган. Озак вакыт табиблар пациентларны урамда беренчел тикшергәннәр, шуннан соң аларны, дәвалау билгеләп, өйгә җибәргәннәр яки үз полиция стационарына алып киткәннәр.Тиздән табиблар һәм хокук сакчыларының хезмәттәшлек тәҗрибәсе башка шәһәрләрдә дә үзләштерелә. XX гасыр башына ашыгыч ярдәм станцияләре саны шактый арта, ә бу тармакта медицина белеме алган белгечләр эшли башлый. Һөнәрнең абруе үсү белән танылу да килә, эре шәһәрләрдә фәнни-тикшеренү институтлары барлыкка килә башлый.Революциядән соңгы елларда беренче тапкыр тәүлек әйләнәсе эшләүче ярдәм пунктлары барлыкка килә. Табиблар өйгә килә башлый, ул вакытта медицина бригадалары коляскалы мотоциклларда йөри. Бөек Ватан сугышы вакытында нәкъ менә ашыгыч ярдәм табиблары беренче булып яраланган ватандашларына ярдәмгә килә. Ковид батырларны ачыклады Русиядә әлеге бәйрәм озак вакыт рәсми булмады. Ләкин COVID-19 пандемиясе кирәкле этәргеч бирде. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре пандемия вакытында иң катлаулы эшне башкарды – алар һәрвакыт аягөсте булды һәм потенциаль авырулар белән беренче булып элемтәгә керде, шул ук вакытта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре югары хәвеф төркемендә булды.Бу белгечләрнең бәяләп бетергесез хезмәте Русия Президенты тарафыннан билгеләп үтелде. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне рәсми рәвештә 2020 елның 28 апрелендә тиешле карар белән расланды. Башкортстанда ничек? Безнең республикада ашыгыч ярдәм хезмәте уңышлы тормышка ашырыла. 2022 елда ашыгыч ярдәм хезмәтләрен берләштерү тәмамланды, бу ашыгыч ярдәм һәм дәваханәгә салырга кирәк булган авыр пациентлар янына оперативрак барып җитәргә мөмкинлек бирде, дип билгелиләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.– Медицина округларына кушылу тәҗрибәсе Русиянең башка төбәкләрендә дә бар. Башкортстанда ашыгыч медицина ярдәме хезмәте тугыз медицина округы базасында тугыз муниципальара бүлекчәдән, шулай ук Уфада һәм Стәрлетамакта урнашкан психиатрия дәваханәләрендә ике махсуслаштырылган бүлекчәдән тора.2022 елда юл-транспорт һәлакәтләре урынына бригадаларның вакытында барып җитү күрсәткече 2,6 процентка артты. Урынга хәзер регламентланган 20 минут эчендә 97 процент очракта диярлек барып җитәләр. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күреп, 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге травмүзәкләргә эләккән пациентлар саны арта.– Медицина округларының һәрберсендә Бердәм диспетчерлык хезмәте булдыру ашыгыч ярдәм бригадалары белән идарә итүне яхшыртырга, чакыруны вакытында үтәүне контрольдә тотарга, шулай ук ашыгыч ярдәмнең мөмкинлеген арттырырга форсат бирде. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче барлык подстанцияләрне берләштерү медицина учреждениеләре арасында дәвамлылыкны яхшыртырга ярдәм итте. Ә Башкортстан территориясендә медицина персоналының бердәм эш итү алгоритмнарын кертү күрсәтелүче медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртырга һәм кискен коронар синдромлы, баш мие кан әйләнеше кискен бозылган, җәрәхәтләре булган пациентларны төбәк үзәкләренә маршрутлаштыруны оештырырга мөмкинлек бирде, – ди Ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы үзәге баш табибы Аяз Камалов.Бүгенге көндә республикада 331 медицина ярдәме бригадасы эшли. Алардагы хезмәткәрләрнең күбесе — фельдшерлар. Ашыгыч чакыруларга махсус табиб һәм профильле реанимация, кардиология һәм психиатрия бригадалары чыга. Узган ел алар 1162721 чакыруга барган, якынча 6 проценты нәтиҗәсез булган (ялган чакырулар, медицина ярдәменнән баш тартулар, килеп җиткәнче үлем очраклары). 2021 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, кискен һәм икенчегә миокард инфаркты булган пациентларга чакырулар саны арткан. Авыр хәлдәге пациентларны төбәк кан тамырлары үзәкләренә һәм беренчел кан тамырлары бүлекчәләренә китерү — 1,7 процентка, дәваханәгә кадәр этапта үткәрелгән тромболизлар саны 29,7 процентка арткан. 63 меңнән артык кешегә медицина эвакуациясе таләп ителгән.Ашыгыч медицина хезмәткәрләренең бәйрәме, кагыйдә буларак, киң билгеләп үтелми. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен дуслары һәм туганнары, шулай ук хезмәттәшләре һәм җитәкчеләре котлый. Дежур табиблар рәхмәтле пациентлардан да котлаулар кабул итә. Без дә тәбрикләргә онытмыйк аларны!