Традицион рәвештә конкурс 27 апрельдә билгеләп үтелүче Русия парламентаризмы көненә багышлана.Конкурсның максаты - актив гражданлык позициясен формалаштыру, дискуссия ярышлары үткәрү аша катнашучыларның ораторлык, эшлекле һәм иҗади күнекмәләрен үстерү.Катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде: Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина; Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов; "УУНИТ" Хокук институты директоры Руслан Зәйнуллин һәм Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге советы әгъзасы Надежда Крылова.Конкурста Уфа Фән һәм технологияләр университетының Хокук институты, шушы университетның Стәрлетамак филиалы һәм Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы студентлары катнашты. Алар төрле актуаль юнәлешләр буенча закон чыгару башлангычлары проектларын эшләде һәм алар белән чыгыш ясады."Дәүләт думасы моделе" үзенең киләчәк тормышын