Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ашыгыч экспорт ярдәмен чакыртканнар

«Ашыгыч экспорт ярдәме» эшче төркеме Уфаның Орджоникидзе һәм Иглин районнарындагы предприятиеләрдә булды, дип хәбәр итә республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте."Ашыгыч экспорт ярдәме" экспертлары республикада күрсәтелә торган ярдәм чаралары буенча консультацияләр үткәрә, шулай ук продукцияне чит ил базарларына чыгару һәм сату базарын киңәйтү буенча иң нәтиҗәле ысулны сайлап алу максатыннан җитештерүне бәяли", - ди тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.Бу юлы эшче төркем "НТФ Востокнефтегаз" предприятиеләрендә, Иглин үлчәү заводында, "Энергияне саклау технологияләре инженерлык үзәге"ндә булды.Очрашу барышында «СЭП» экспертлары эшкуарларга төбәк һәм федераль ярдәм чаралары турында сөйләде, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Компанияләр вәкилләре чит ил күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, продукцияне ташуны финанслау, экспорт контрактын страховкалау, белем бирү программаларында катнашу белән кызыксыну белдерде.фото: bash.new