Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан командасына уңышлар телибез!

Бу көннәрдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Х Халыкара олимпиада уза. Олимпиаданың йомгаклау турында Русиянең 27 төбәгеннән һәм өч чит илдән килгән кыз һәм егетләр ана теле буенча белемнәрен сынаша. Болар — муниципаль, республика һәм төбәк этабында җиңү яулаган 8-11нче сыйныф укучылары, һәм интернет-тест һәм дистанцион әңгәмәне уңышлы үткән югары уку йортлары студентлары.Әлеге бәйгедә Башкортстаннан татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары да булуы аеруча сөенечле. Олимпиадада катнашучылар татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәргә җавап бирде, “Юнеско — мирас сагында” темасына проект эшен яклады.Бу көннәрдә Казанда укучылар һәм студентлар өчен бай программа әзерләнгән. Алар К. Тинчурин һәм Г. Кариев исемедәге татар дәүләт драма театрларында спектакльләр карады, татарча концерт-дискотекада күңел ачты, “Минтимер һәм аның дуслары” фильмын карады һәм режиссеры, артистлары белән очрашты. Казан шәһәре белән танышып йөрү дә укучыларда искиткеч тәэссоратлар калдырды. Бүген алар Туган тел форумында катнашачак.Халыкара олимпиада нәтиҗәләре дә бүген билгеле булачак.