Бүген Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллинның "Киләчәк өчен белем бирү" ("Образование для будущего") китабы презентациясе узды.- Әлеге монография Раил Мирвай улының беренче генә хезмәте түгел. Киләчәк өчен белем бирүне әзерләү бүген башлана. Шуңа да аның бу хезмәте әлеге өлкәнең киләчәге турында уйландыра да, аны планлаштырырга да ярдәм итә. Әлеге хезмәттәге бер генә әйтемне телгә аласым килә. "Гений булып туарга мөмкин, ә профессионал булыр өчен көч салырга кирәк". Раил Мирвай улы моның шулай булуын үз үрнәгендә дә күрсәтте.Бездә исемнәр бирелгән аудиторияләр бик аз. Сезнең исем дә нәкъ педагогия университеты аудиториясенә бирелергә тиеш, - диде чыгышында БДПУның гыйльми советы рәисе Салават Сәгыйтов.- Сезнең бу хезмәтегез укытучы шәхесенә багышланган. Әлеге китапның Педагог һәм остаз елында чыгуы очраклы түгелдер.Сезгә безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт.