Компетенцияләр үзәген төзү турындагы килешүгә Башкортстан Хөкүмәте, Стратегик башлангычлар агентлыгы белән «СИБУР Холдинг» арасында агымдагы елның июнендә Петербург халыкара икътисади форумында кул куярга тәкъдим ителде. Үзәкне ачу 2023 елның ахырына планлаштырыла. - Сәнәгать туризмының төп юнәлешләреннән берсе - экологик агарту. Бу өлкәдә бүген лидер - Благовещендагы “ПОЛИЭФ” предприятиесе. Туристларга кулланылган пластик шешәнең яңа полимер гранулага әверелүенә кадәр юл күрсәтәләр. Экскурсоводлар кояш электростанциясенең ничек эшләвен һәм икенчел чималдан нәрсә җитештерергә мөмкин булуын сөйлиләр. Компетенция үзәге республика предприятиеләренә һәм Русиянең башка төбәкләренә җитештерү-экология экскурсияләрен оештыру буенча тәҗрибә алмашырга гына түгел, ә экология буенча компетенцияләрне камилләштерергә дә мөмкинлек бирәчәк, - диде Александр Шельдяев. Сәнәгать туризмы кысаларында экскурсияләр, шулай ук төрле адаптив һәм ачык маршрутлар эшләү күздә тотыла. Фото: pravitelstvorb.ru