Аларны өйләренә оешкан рәвештә, уңайлы автобусларда алып кайталар. Традиция буенча, сугышчыларны Уфаның Совет мәйданында тантаналы рәвештә каршы алалар. Хәрбиләр Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр сала, ә аннан соң өйләренә, якыннары янына ашыга.Егетләр ялны төрлечә үткәрә. Мәсәлән, мобилизацияләнгән Белорет егете үзенең сөйгәне Марина белән никахын теркәгән. Хакимият башлыгы Андрей Иванюта хәбәр иткәнчә, алар инде алты елдан артык бергә, ике ул тәрбиялиләр. Күптән өйләнешергә теләгәннәр, ләкин барысын да кичектереп торганнар. Шуңа күрә егет ялга кайткач, пар шунда ук ЗАГСка гариза биргән һәм узган ялларда өйләнешкән."Бик матур пар, алар белән рәхәтләнеп аралаштым. Чын күңелдән котлыйм һәм аларның тату, бәхетле яшәвен һәм бергә туйларының тагын күп-күп еллыкларын каршы алуларын телим!" - дип язган Белорет районы хакимияте җитәкчесе.Фото: башинформ