КФҮ үсеш үзәге, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды директоры Наталья Яковлева билгеләп үткәнчә, КФҮ дәүләт идарәсенең санлы трансформациясе шартларында гражданның дәүләт белән хезмәттәшлеген тәэмин итүдә төп роль бирелгән.- Бу, шул исәптән, КФҮдә иң яңа мәгълүмати технологияләрне куллану аркасында мөмкин булды. Без башка дус илләрдән килгән коллегаларыбыз белән КФҮ системасын булдыру һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга, шулай ук Башкортстан Республикасы КФҮ мисалында IT-чишелешләр кертүнең иң яхшы практикаларын тәкъдим итәргә әзер, - дип ассызыклады ул.- Безнең офисларның эшен нәтиҗәле үзәкләштерүне КФҮ автоматлаштырылган мәгълүмат системасы тәэмин итә. Без дәүләт хезмәтләрен алу процессын яңа буын хезмәтләренә үзгәртү өчен санлы технологияләрне актив кулланабыз. Бу өлкәдә халыкара тәҗрибә безнең өчен практик кызыксыну уята. Форум бер мәйданчыкта биш илдән килгән профильле хезмәт вәкилләре белән яңа трендлар турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. Беларусь Республикасының «Бер тә