Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы, эчке хезмәт генерал-майоры Марат Латыйпов мәгълүматлары буенча, ел башыннан республика территориясендә 484 табигый янгын теркәлгән, шуларның алтысы - 498 гектардан артык мәйданда урман янгыннары. Барлык янгыннар оператив рәвештә сүндерелгән."Табигый һәм ландшафт янгыннарының төп сәбәбе — ут белән саксыз эш итү, мондый очраклар - 448, яки 93 проценты», - дип ассызыклады ведомство башлыгы.Махсус көчләрнең һәм чараларның быелгы янгын куркынычы сезонында билгеләнеше буенча гамәлләргә әзерлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча республика «әзер» дип танылды.Төбәктә 184 торак пункт, 44 бакча ширкәте һәм табигый янгын таралу куркынычы янаган 41 балалар сәламәтләндерү лагерьлары территориясе билгеләнгән."Табигый янгыннарга оператив җавап бирү һәм аларны нәтиҗәле сүндерү өчен 3 меңнән артык кешедән торган 850дән артык ведомствоара мобиль төркем булдырылды, — дип хәбәр итте Марат Латыйпов. - 17 апрельдән махсус янгынга к