- 274 йортта 752 подъезд - 2023 елга комплекслы ремонт буенча планнарыбыз, - дип яза ул. - Республикада әлеге программа буенча эшләрнең яңа сезоны башланды. Быел ул 20 муниципалитетка кагылачак. Гомум бюджет - 744 млн сум.Программа гамәлдә булган вакыт эчендә, 2019 елдан башлап, без бөтен Башкортстан буенча 2 494 күпфатирлы йортта 7 413 подъездны ремонтладык. Бу максатларга 2,8 млрд сум акча бүлеп бирелде. Исегезгә төшерәбез, чыгымнарның күп өлешен республика үз өстенә ала, 10 процентын муниципалитетлар өсти.Программага кергән барлык подъездларда керү төркемнәрен ремонтлыйбыз, беренче катка плитка салабыз, яңа тамбур ишеге, тәрәзәләр, энергия саклаучы яктырткычлар, почта тартмалары куябыз. Традицион рәвештә йортта яшәүчеләр стеналарның төсен һәм тышлыкның төрен үзләре сайлый. Аларны эшләрне кабул итүче комиссияләр составына да кертәбез.Быел подъездларны ремонтлау планлаштырылган йортларның тулы исемлеге: https://house.bashkortostan.ru/documents/active/476077