Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Юбилеең белән, белем учагы!

Агымдагы уку елы – Уфаның 84нче Татар гимназиясе өчен юбилей елы буларак тарихка кереп калачак. Белем учагы ачылуга – 35 ел. 1987 елның 1 сентябрендә ул вакытта ун ел элек кенә калыккан Сипайлово бистәсендә өр-яңа мәктәп тәүге укучыларын кабул итә. 15 ел – урта мәктәп, 2002 елдан – укыту татар телендә алып барылган гимназия, ә 2004 елның гыйнварыннан Татар гимназиясе статусы ала. Бүген биредә 56 сыйныфта 1578 гимназияче укый. Аларга белем һәм тәрбия бирү өчен 72 хезмәткәр көч сала. 35 ел эчендә гимназия шәһәрнең Октябрьский районы мәктәпләре арасында гына түгел, шәһәр буенча да үзен абруйлы, көчле, көндәшлеккә сәләтле белем учагы буларак танытты. Биредә укырга теләк белдерүче балалар санының елдан-ел артуы да моңа ачык мисал. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар. Иң мөһиме шул: коллектив билгеләнгән юлдан тайпылмыйча – татар телле, милли рухлы балалар тәрбияли. Үзенең югары дәрәҗәсен лаеклы саклый Татар гимназиясе.Шушы көннәрдә гимназия 35 еллык юбилеен билгеләде. Бу көнне фойеда ук алма төшәр урын юк иде. Коллективны тәбрикләргә башкаланың Октябрьский районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Адуллина, хаклы ялдагы укытучылар, төрле еллардагы чыгарылыш укучылары, ата-аналар җыелды. Укучылар, укытучылар ишектән үк халкыбызга хас кунакчыллык белән, саф татар телендә исәнләшеп каршы алды. Бәйрәмгә дә милли рухта, җитди әзерләнгәннәр.Чараны гимназиянең тәҗрибәле мөгаллимә­ләре – Башкортстанның атказанган укытучысы Гөлүзә Гәрәева һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Азаматова җанлы, дулкынландыргыч алып барды. – 84нче Татар гимназиясе белем сыйфаты, иҗтимагый эшчәнлеге белән абруй яулаган, үз традицияләрен булдырган мәгариф оешма­ларының берсе. Әлбәттә, болар барысы да коллективның тырыш, бердәм, күркәм хезмәт нәтиҗәсе. Белем учагына аяк басу белән һәрвакыт җылы, дустанә мөнәсәбәт, ихласлык бөркелеп торган мохиткә килеп эләгәсең. Киләчәктә дә һөнәрегезнең осталары булып калыгыз! – дип, коллективка ихлас теләкләрен җиткерде мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мәснәви кызы.Моннан 35 ел элек кызыл тасманы кисеп, әле буяу исләре килеп торган өр-яңа бинага аяк баскан, өр-яңа сыйныф бүлмәләрендә беренче дәрес биргән көннәр бигрәк тә өлкән буын укытучыларның бүгенгедәй күз алдында. Ветеран педагоглар бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булды. Аларның күзләрендә туган мәктәпне, анда үткән чәмле яшьлекне сагыну да, бүгенге коллектив өчен горурлык, шатлык хисләре кичерү дә чагыла иде. Гимназиянең 2002-06 еллардагы директоры, Русиянең атказанган укытучысы Рәмилә Хәйруллинаның да иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләренә, укытучыларга, балаларга җиткерәсе теләкләре күп җыелган иде.– Сезнең матур нәтиҗәләрне күреп, күңелем сөенә. Гимназия бүген дә үз кыйбласыннан тайпылмый. Без булдырган традицияләрне саклау өстендә генә эшләп калмыйча, сез заман белән бергә атлап, бик күп яңалыклар кертәсез, сезнең тырышлык белән гимназиябез чәчәк ата, – дип, коллективка рәхмәт белдерде Рәмилә Миңнегали кызы.Зур корабның штурвалы артында торучы, эшлекле, милли җанлы җитәкче, гимназияне соңгы егерме елда җитәкләүче директор Равил Идрисов билгеләвенчә, уку йортын данлыклы иткән уңышларның нигезендә ветеран укытучыларның һәм бүгенге педагогик коллективның көндәлек фидакарь хезмәте, эзләнүләре, тырышлыгы ята.– ­ Гимназиянең уңышлары турында горурланып сөйлибез ­икән, әлеге эшнең орлыклары 35 элек үк сезнең каршыгызда утырган ветеран укытучылар тарафыннан салынган. Без бүген дә алдыбызга тирән белемле, киң карашлы, илебезнең чын патриотларын тәрбияләү кебек зур бурыч­лар куеп, бер-беребезне бер сүздән аңлап эшлибез. Шул ук вакытта, Татар гимназиясе буларак, балаларны татар теленә өйрәтүгә, аларны татар рухлы, милли үзаңлы шәхесләр итеп тәрбия­ләүгә зур урын бирәбез, – диде Равил Рифкать улы. Һәрвакыттагыча уку йорты бәйрәмгә җитди әзерләнгән. Тәбрикләү сүзләре берсеннән-берсе чагу концерт номерлары белән үрелде. Бу урында шуны ассызыкларга кирәк: Татар гимназиясендә белем бирү белән бергә, укучыларның сәләтен үстерүгә, күңелләренә халкыбызның җыр-моңнарын җиткерүгә, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Белем учагында төрле түгәрәкләр, фольклор, театр, бию коллективлары уңышлы эшләп килә. Юбилей концертында да укучылар җыр-биюгә, сәнгатьле сүзгә осталыкларын күрсәтте. Гимназиянең сәләтле кызлары һәм егетләре, “Символ” театр студиясенә, “Чаткылар” фольклор түгәрәгенә, “D&F” бию студиясенә йөрүче балалар матур чыгышлары белән кунакларга искиткеч ял мизгелләре бүләк итте.Әлбәттә, педагоглар өчен укучыларның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә зуррак шатлык бар микән?! Бәйрәмнең махсус кунагы, 2015 елгы чыгарылыш сыйныфы укучысы Вадим Баһаутдиновны көчле алкышлар белән каршы алды остазлары. – Татар гимназиясен тәмамлавым белән һәрвакыт горурланам. Безнең сә-ләтләрне күреп алып, аларны үстерүгә, иҗади, актив кешеләр итеп тәрбияләүгә зур көч салган укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Зур сәхнәгә чыгуымның юл башы шушы залдан, укытучыларым каршында тәүге чыгышлардан башланды. Шуңа да туган гимназиямнең сәхнәсендә чыгыш ясау минем өчен зур мәртәбә, горурлык, – диде Вадим. Сәхнәгә бер-бер артлы ветеран укытучылар, ә аннары гимназиянең бүгенге коллективы күтәрелде. Алар – югары белемле, заманча карашлы, үз эшләренә их­лас бирелгән мөгаллимнәр. 84нче гимназия коллективы бер укытучының – биология фәннәре кандидаты булуы, өчесенең – Башкортстанның атказанган укытучысы исемен йөртүе, дүрт педагогның – Баш­кортстанның ел укытучысы конкурсы лауреаты, бишесенең – мәгариф отличнигы, Русиянең һәм Башкорт­станның Почетлы хезмәткәре булуга ирешүе белән дә хаклы рәвештә горурлана. Гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары белән дуслашып, туганлашып беттек, дисәк тә һич арттыру булмас. Башлангыч сый­ныфларда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урын­басары Гөлнара Муллаянова һәм аның җитәкче­легендәге тәҗрибәле мөгал­лимәләр – Айгөл Ахунова, Әлфия Гәрәева, Эльвира Идрисова, Фәйрүзә Кашапова, Ләйсән Еникеева, Гөлчәчәк Әхмәтҗанова, Раушания Гәрәева, Гөлнара Акчурина, Зарема Дибаева яшь буынны милли матбугат белән дуслаштыруга, укучылар белән “Әллүки” журналы арасында дуслык күпе­рен ныгытуга саллы өлеш кертә. Шул уңай­дан аларның һәммәсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, укучылар, бәйрә­мегез котлы булсын! Татар гимназиясе киләчәктә дә абруйлы, дәрәҗә-ле, көчле белем учагы булсын!Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.