Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Нәкъ 25 ел элек дәүләт казнасын саклаучы һәм аны үстерүче ведомство барлыкка килде. 1998 елда Русия Финанс министрлыгы һәм республиканың Министрлар кабинеты арасында Башкортстан буенча Русия федерациясе финанслар министрлыгы федераль идарәсен төзү турындагы карарга кул куелды.Инде менә чирек гасыр әлеге идарә федераль бюджетның казначейлык башкарма Бюджет кодексын уңышлы гамәлгә ашыра, Башкортстан һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларын хезмәтләндерә.Бүген республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында әлеге тантанага бәйле чара үтте. Анда республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, аның урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова, авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.- 25 ел элек барлыкка килгән бу ведомство җитди эш башкара. Казначейлык дәүләт тарихында 14нче гасырда ук барлыкка килгән. Бу дәүләтнең көчлелеген дә күрсәткән. Әлбәттә, ул зур үзгәрешләр кичергән. 1993 елда казначейлыкның үзәк симтемасы төзелде. Котрольдә тоту, төгәл исәп алып бару икътисадның үсүенә һәм халыкның матди хәлен яхшыртуга китерә. Узган елда ил бюджеты 982 миллиард сумга тулыланды.Республика турында сүз йөртсәк, тәү башлап гомумдәүләт проектларына игътибар итәсе килә. Былтыр, мәсәлән, ул федераль бюджеттан 39 миллиард сумга тулыланды. Бу алдагы еллардан күбрәк. Сезнең уңыш ул - безнең дә уңыш. Хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде Андрей Назаров.Федераль казначейлыкның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Светлана Марварова чыгышында республика казначейлыгының төзелеше, аның үсеше турында сөйләде. Лира Игътисамова залда утыручыларны әлеге бәйрәм белән котлады. Ул шулай ук 2020 елда пандемия шартларында эшләгән вакытларны искә алды.- Анда сез ялсыз эшләдегез. Шушы ук хәлне без Яңа ел алдыннан да күзәтәбез, чөнки декабрьдә барлык түләүләрне дә башкарып өлгерергә кирәк. Әлеге хәлләрне аңлап кабул иткәнегез өчен рәхмәт, - диде ул.Арытаба Андрей Геннадьевич намуслы хезмәтләре өчен фидакарь хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.Гөлия Мөгаллимова.