Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Туган тел укытучылары бәйгегә чыкты

Алдарак язып үтүебезчә, Уфада “Башкортстанның ел укытучысы” 33нче республика конкурсы башланды. Бәйге “Башкортстанның ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбиятының ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы” һәм “Елның яшь укытучысы” конкурсларын үз эченә ала.“Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы” конкурсында 14 укытучы катнаша. Аларның 13е — гүзәл зат вәкилләре, берсе ир-егет.Быел бәйгедә Лилия Вәлиева (Аскын районы, Кышлау-Елга мәктәбе), Резеда Гаянова (Борай районы, Борай авылының 1нче урта мәктәбе), Ләйсән Гыйзетдинова (Уфаның 84нче Татар гимназиясе), Эльза Закирҗанова (Караидел районы, Яугилде мәктәбе), Гөлназ Кунакбаева (Дүртөйле районы, Иске Баеш мәктәбе), Зөлфия Мансурова (Бүздәк районы, Каран мәктәбе), Айгөл Махиянова (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин исемендәге 1нче мәктәбе), Илшат Миңнегалиев (Стәрлетамак шәһәренең 20нче мәктәбе), Гөлнур Трофимова (Бакалы районы, Иске Әҗми мәктәбе), Дамира Хөснетдинова (Краснокама районы, Яңа Бөртек мәктәбе), Айгөл

Алдарак язып үтүебезчә, Уфада “Башкортстанның ел укытучысы” 33нче республика конкурсы башланды. Бәйге “Башкортстанның ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбиятының ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы” һәм “Елның яшь укытучысы” конкурсларын үз эченә ала.“Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы” конкурсында 14 укытучы катнаша. Аларның 13е — гүзәл зат вәкилләре, берсе ир-егет.Быел бәйгедә Лилия Вәлиева (Аскын районы, Кышлау-Елга мәктәбе), Резеда Гаянова (Борай районы, Борай авылының 1нче урта мәктәбе), Ләйсән Гыйзетдинова (Уфаның 84нче Татар гимназиясе), Эльза Закирҗанова (Караидел районы, Яугилде мәктәбе), Гөлназ Кунакбаева (Дүртөйле районы, Иске Баеш мәктәбе), Зөлфия Мансурова (Бүздәк районы, Каран мәктәбе), Айгөл Махиянова (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин исемендәге 1нче мәктәбе), Илшат Миңнегалиев (Стәрлетамак шәһәренең 20нче мәктәбе), Гөлнур Трофимова (Бакалы районы, Иске Әҗми мәктәбе), Дамира Хөснетдинова (Краснокама районы, Яңа Бөртек мәктәбе), Айгөл Шәрәпова (Әлшәй районы, Русия Герое Р. Р. Ихсанов исемендәге Түбән Әврез мәктәбе), Алия Шәфыйкова (Нефтекама шәһәренең 2нче мәктәбе), Диләрә Йосыпова (Уфаның 127нче мәктәбе), Зөлфия Якупова (Кушнаренко районы, Кушнаренко авылының Советлар Союзы Герое В. Д. Паширов исемендәге 1нче мәктәбе) көч сынашалар.Бүген республика бәйгесенең көндезге этабы башланды. Укытучылар Уфаның 65нче Татар гимназиясендә ачык дәресләр күрсәтә. Икенче этап үз эченә өч турны ала.Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-оста” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар осталык дәресен һәм тәрбия сәгатен жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсының призерлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Матбугат конференциясе” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк.“Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы” конкурсының жюри комиссиясен М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов һәм Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов җитәклиләр.“Ел укытучысы”ның исеме 24 мартта игълан ителергә тиеш. Барлык конкурсантларга да уңышлар телибез! Илдус Фазлетдинов фотолары.