Көчле кар яву, бозлы яңгыр, көчле буран, бозлавык булу сәбәпле, түбәндәге юлларда чикләүләр кертелә: Дәүләкән - Толбазы юлының 41-59нчы километры участогында; Ишле - Яңа Атҗитәр юлының 0-30нчы километры участогында; Әлеге чикләүләрне Р-240 Уфа - Ырынбур трассасындагы Толбазы - Красноусольск участогы аша урап узарга була. Шулай ук Толбазы - Семенкино юлының 3-31нче километр участогында; Урал - Морадым юлының 0-24нче километры участогында; Һәм Культура - Торымбәт юлының 0-6нчы километры участогында. Бу чикләүләрне Степановка - Ильино участогы аша урап узарга була. Хәрәкәтнең чикләнүе 10 мартка 10 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чикләү вакыты үзгәрергә мөмкин. Юлларда сак булыгыз! Фото: bashinform.ru