Хәзерге заман балалары китап укыймы, укымыймы икәненә шикләнәләр. Укыйлар дип әйтеп торабыз. “Китап бүләк ит — дөнья бүләк ит!” акциясе моны раслый. Китаплар бүләк иттеләр, укыдылар. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен уникаль «Яхшылык талисманнары» ясаганнар. Октябрьский шәһәренең 22нче мәктәбенең тәрбия һәм балалар берләшмәләре белән эшләү буенча директор киңәшчесе Айгөл Хаҗиева Республика белән идарә итү үзәгенән Башкортстан юлдаш телеканалының Сәлам тапшырыуына чыккан туры эфирында үзләренең мәктәп тормышы турында сөйли. Традицион строй һәм җыр мәктәп смотры да кызыклы проект. Өч атна репетиция ясаганнар, репертуарны һәм форманы үзләре сайлаган. Нәтиҗә искиткеч — бер рәткә тигез итеп тезелгән укучыларга карап торуы да күңелле! Бүгенге эфирда тагын бер юнәлеш – “Движение первых” турында сөйләделәр. Октябрьский шәһәренең 22 нче мәктәбе аңа беренчеләрдән булып кушыла һәм актив эш алып бара. Сәламәт яшәү рәвеше, волонтерлык, Бөтенрусия конкурсларында һәм төрле юнәлештәге инновацион проектларда катнашу – балаларга үз талантларын кулланырга урын бар. Активлык аңлашыла — Педагог һәм остаз елы башланды. Аның турында Русия Президенты Владимир Путин бер атна элек, 2 мартта игълан итте. Димәк, Айгөл Биктимер кызын һәм аның мәктәптәге хезмәттәшләрен форумнар, ачык дәресләр, осталык дәресләре, әти-әниләр белән очрашулар һәм иҗади сәяхәтләр көтә. Фото: Октябрьский шәһәренең 22нче мәктәп сайтыннан.