Mash Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, Владимир Широков 80 таблетка транквилизаторны алкоголь белән катнаштырып эчкән. Ул ике мылтык белән коралланган һәм инде тугызынчы каттан ишегалдына атып караган. Шулай ук Широков подъездны миналаганын һәм детонаторны әзер тотуын белдерә, күршеләрне эвакуацияләргә тәкъдим итә. Ир фатир йозагын ватып керергә тырышкан һәркемгә ут ачу белән яный. Куркыныч хәл булмасын өчен, ир шәһәр мәйданында берничә урындагы түрәне асып куюны таләп итә. Имеш, алар аның яраткан кызын үтергәннәр, ә берсе биоэкспериментлар белән аның шәхесен үзгәрткән. Shot Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, Владимир Широков - Нижневартовск мэриясе хезмәткәре. Район көчләр тарафыннан чолгап алынган. Күрше йортның түбәсенә снайпер күтәрелә. Фото: “kemerovo.bezformata.com”
Өч яшьлек улын үтерергә җыена, түрәләрне асып куярга куша...
9 марта 20239 мар 2023
~1 мин