Әгәр дә көн саен тешләрне иренмичә, бик җентекләп чистартсаң, деменция үсеше куркынычын сизелерлек киметергә мөмкин икән. “Тикшеренү ачыклаганча, җитди пародонталь авырулары (уртлар ялкынсынуы) булган кешеләргә Альцгеймер авыруы күбрәк яный", — дип белдерә Британия табибы Майкл Мосли. Табиб билгеләвенчә, тешләрне начар чистарту уртлар ялкынсынуына китерергә мөмкин, ә бактерияләрнең авыз куышлыгыннан канга үтеп керүе иммун реакция тудыра. Әгәр дә хәл озакка сузылмаса, бу - нормаль. Югыйсә, ул хроник ялкынсынуга күчә. Бу сүзләр белән стоматолог Сим Синграо да килешә. Бу кеше Үзәк Ланкашир университеты тикшеренүендә дә катнашкан — ул Альцгеймер авыруыннан интегүче пациентларның ми үрнәкләрен сәламәт кешеләрнең мие белән чагыштырып өйрәнгән. «Без авыз бактерияләренең һәм алар белән бәйле протеиннарның ДНК билгеләрен эзләдек. Без аларны Альцгеймер авыруыннан интегүче кешеләрнең миендә таптык», - дип нәтиҗә ясый ул. Әгәр дә сез тешегезне чистартырга ялкауланып китәсез икән, моның ни белән тә