Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Нәүруз моңы"

"Нәүруз моңы" - танылган иҗатчы, автор-башкаручы, композитор, рәссам, шагыйрә Флера Шәрипованың юбилей концерты.Чарада татар һәм башкорт эстрадасының легендалары Фидан Гафаров, Нәзифә Кадыйрова, танылган иҗатташ дуслары Фәрвәз Урманшин, Резидә Әминева, Радик Динәхмәтов һәм башкалар катнашачак. Концертта, җырлары белән беррәттән, Флера Шәрипованың шигырьләре дә яңгыраячак.21-22 мартта көн белән төн озынлыгы тигезләшә. Бу көнне борынгы ата-бабаларыбыз Яңа елны каршы алган, бәйрәм иткән, бер-берсенә изге теләкләр җиткергән. Әлеге концертта да тамашачыларның матур җырлар тыңлау, бер-берсенә теләкләр теләү мөмкинлеге булачак.Фото: ВК