Найти в Дзене
Сельские Нивы

Үкенергә соң булмасын

Автор: Гөлчирә Галимова. 5 өлеш. Гөлзидә төне буе әллә ниләр уйлап бетерде. Ул бит Рәсим турында берни дә белми. Әнисе әйтә башлагач:,,Бүтән миңа аның турыда беркайчан ,һәм бер сүз дә әйтмә,” - дигән иде. Шулай булды да. Гөлзидә бернәрсә дә белмәде. Сорашып, яңадан күңелен яралыйсы килмәде аның. Ә кичә аларны язмыш яңадан очраштырды. Икенче көнне Маратны балалар бакчасыннан алырга әбисе килде. Гөлзидә төне буе әллә ниләр уйлап бетерде. Ул бит Рәсим турында берни дә белми. Әнисе әйтә башлагач:,,Бүтән миңа аның турыда беркайчан ,һәм бер сүз дә әйтмә,” - дигән иде. Шулай булды да. Гөлзидә бернәрсә дә белмәде. Сорашып, яңадан күңелен яралыйсы килмәде аның. Ә кичә аларны язмыш яңадан очраштырды. Икенче көнне Маратны балалар бакчасыннан алырга әбисе килде. Гөлзидә теләр-теләмәс кенә Роза ападан сорап, Рәсим турында нәрсә булса да белергә теләде.
- Әйтегез әле, ә Маратның әнисе кая? Соравым өчен гафу итегез. Бары бәйрәмгә катнашуларын теләгән идем.
- Кызым, мин әйтә алмыйм, Рәсим беркемгә дә

Автор: Гөлчирә Галимова. 5 өлеш. Гөлзидә төне буе әллә ниләр уйлап бетерде. Ул бит Рәсим турында берни дә белми. Әнисе әйтә башлагач:,,Бүтән миңа аның турыда беркайчан ,һәм бер сүз дә әйтмә,” - дигән иде. Шулай булды да. Гөлзидә бернәрсә дә белмәде. Сорашып, яңадан күңелен яралыйсы килмәде аның. Ә кичә аларны язмыш яңадан очраштырды. Икенче көнне Маратны балалар бакчасыннан алырга әбисе килде.

Гөлзидә төне буе әллә ниләр уйлап бетерде. Ул бит Рәсим турында берни дә белми. Әнисе әйтә башлагач:,,Бүтән миңа аның турыда беркайчан ,һәм бер сүз дә әйтмә,” - дигән иде. Шулай булды да. Гөлзидә бернәрсә дә белмәде. Сорашып, яңадан күңелен яралыйсы килмәде аның. Ә кичә аларны язмыш яңадан очраштырды. Икенче көнне Маратны балалар бакчасыннан алырга әбисе килде. Гөлзидә теләр-теләмәс кенә Роза ападан сорап, Рәсим турында нәрсә булса да белергә теләде.
- Әйтегез әле, ә Маратның әнисе кая? Соравым өчен гафу итегез. Бары бәйрәмгә катнашуларын теләгән идем.
- Кызым, мин әйтә алмыйм, Рәсим беркемгә дә сөйләп йөрмә, диде, әйтмәсә дә сөйләмәс идем. Үпкәләмәгез, тик бу сезгә кирәк дип уйламыйм.- диде.
Гөлзидә ялында ашыгып әнисе янына кайтты.
- Әнием, Рәсим турында нәрсә беләсең? Зинһар өчен әйт әле, аның улы мин эшләгән балалар бакчасына йөри.
- Беләм дә бит, кызым, син сөйләмә, дигәч, мин дәшмәдем инде. Нәрсә әйтим соң, кызым, - дип Гөлләр бар белгәнен кызына сөйләде. Гөлзидәнең күзеннән яшьләре чишмә суыдай акты да акты.
23 февраль көнен Гөлзидә түземсезлек белән көтте, чөнки бәйрәмгә аның сөйгәне Рәсим килергә тиеш. Бәйрәмгә акрын гына әтиләр җыела башлады. Марат:”Бабаем килде, бабаем,” - дип урыныннан сикереп торды. Гөлзидәнең күңеле төште. ,, Нигә әтисе килмәде?” - дигән сорауга, бабае: “Әтисе килә алмады, ул эштә тоткарланам, дип әйтте”, - диде.
Нишләргә? Ничек күреп сөйләшергә? Ничек гафу үтенергә? Гөлзидәнең башында мең төрле уй йөрде. Маратны да бакчадан гел әбисе генә алып китте. 8 март алдыннан Гөлзидә әнисенә бүләк алырга кибетләрдә йөрде. Зур яулыклар сатыла торган бүлеккә кергәч, ул Рәсим белән очрашты.
- Нихәл, Рәсим, әниеңә яулык сайлыйсыңмы? Менә монысын ал, Роза апага килешәчәк, җитмәсә, пальто төсенә дә туры килә.
Рәсим аптырап караганны күргәч, кабат:
- Ал, ал, әниең бик шатланачак, хәзер бар да шундыйны ала бит.
- Рәхмәт, мин шуны алам, гафу ит, сөйләшеп торырга вакыт юк,.
- Рәсим, сөйләшәсе иде бит.
- Соң инде, Гөлзидә.
- Кем әйтте соң дип, язмышларны үзгәртергә теләгән кешегә соң түгел.
- Ярый, иртәгә Маратны аларга үзем килермен, Марат белән әниләргә туры китәрбез, шул арада сөйләшеп тә алырбыз. Сау бул, Гөлзидә.
Рәсим тиз-тиз атлап кибеттән чыгып китте.
Аның Гөлзидәгә булган ачуы әле һаман сүрелмәгән кебек күренде. Ул бит аңа күпме ялынды, ә Гөлзидә тыңламады, аның аркасында күпне кичерде Рәсим. Әйе, һәрберсе үзенчә уйлады, бер-берсен аңларга тырышып карамады.
Тормыш, тормыш, агымсудай ага,
Сагышларны җиргә таратып.
Яшисе иде булган гомерләрдә
Бер-беребезне сөеп, яратып.
Каршылыклар очрый язмышларда,
Бары кирәк җиңә белергә.
Ялгышларны аңлап, гомер сукмагыннан,
Барсак иде бергә гомергә.
Маратны алырга Рәсим, чыннан да, үзе килде. Маратны киендереп, ишек янына җиткәч, аларны Гөлзидә куып тотты.
- Мин дә сезнең белән тукталышка хәтле барам, шунда сөйләшеп алырбыз.
- Ярый, әйдә, - дип, Рәсим, Гөлзидәгә юл биреп, ишекне ачып чыгарды. Юлдан бергә барсалар да, икесенең берсе авыз ачып сүз әйтмәде. Тынлыкны Марат бозды.
- Апа, әйдәгез безгә кунакка, әбием тәмлеләр пешерә, ул сезне ярата, бүген бит бәйрәм, әти дә торт алам, диде. Мин йоклаганда, сез әкият укырсыз.
- Рәхмәт, акыллым, тик мин алай эшли алмыйм.
- Әти, әйт инде, апаны кунакка чакыр.
Рәсим Гөлзидәгә карап алды да:
- Бәлки, чыннан да, ризалашырсың. Кыен булмаса, әйдә безгә кунакка, - дип әйткәнен үзе дә аңламый калды.
Гөлзидә дә ялындырмады, аның бик тә Рәсимнең тормышын, ничек яшәвен, әти-әнисен якыннан күрәсе, танышасы килә иде. Алар кичне бик матур үткәрделәр, Рәсимнең әти-әнисе дә бик күркәм кешеләр булып чыкты. Кич җиткәч, Марат Гөлзидәдән китап укуын сорады. Марат йоклап киткәч, Гөлзидә искиткеч күңелле үткән кич өчен рәхмәт әйтеп, кайтырга җыена башлады.
- Соң бит инде, улым, сезнең сүзне тыңлап килгән Гөлзидә хәзер караңгыга калды. Үзен генә кайтарып җибәрмибез, бар, өенә хәтле озатып кайт, - дип, Роза апа, Рәсимне куып чыгаргандай, өйдән чыгарып җибәрде.
Яңадан тынлык урнашты. Өйгә кайтып җиткәч, Гөлзидә:
- Әйдә, чәй эчеп чыгарсың, сөйләшик, аңлашыйк, аннары китәрсең.
- Ярый, тик озакка түгел, - диде Рәсим коры гына.
- Үткәннәр өчен мине гафу ит, аралар бозылды, кем гаепле икәнен белеп булмый, мин дисәм, бер караганда гаебем юк.
- Тукта, син мине кире какмасаң, бу галәмәтләрнең берсен дә күрмәс идем. Мин сине үлеп яраттым, ә син минем мәхәббәтемне җиргә салып таптадың.
- Мин дә сине үлеп яраттым, әле дә яратам, онытмадым, бәгърем, сине, оныта да алмас идем.
- Алайса нигә миннән баш тарттың? Күпме ялындым бит мин сиңа! Яшең җиткәнне дә көтәм, дидем, укыганыңны да көтә идем. Әйт, кем комачаулады? Нәрсә?
- Әйтәм, барын да әйтәм, бүлдермичә тыңла, үтенәм, аннары әйтерсең минем гаебем бармы- юкмы икәнен.
Гөлзидә үткәннәрне елый-елый сөйләде.
- Шул кичерешләрдән соң мин сиңа сөйләргә курыктым, мине ташларсың, миннән көләрсең, дип уйладым. Ояты ни тора бит! Әйт, кем, кем ризалашсын шундый кызга өйләнергә? Курыктым, бик курыктым, синең дә, минем дә күңелләребезгә яра салырга теләмәдем.
Рәсим, Гөлзидә янына килеп, кочып алды.
- Җүләрем минем, син бит мине дә, үзеңне дә бәхетсез иттең. Булган хәлләргә синең гаебең юк, киресенчә, син газап күрүче бит. Нигә әйтмәдең? Мин сине аңлый идем, чөнки үлеп яраттым.
- Гафу ит мине!
- Нәрсә өчен?
- Син мине гафу ит! Көтмәгән, сине аңларга тырышмаган өчен!
Шул көннән алар гел бергә булды. Аеруча Марат шатланды, апасы аңа балалар бакчасында гына түгел, вакыты белән өйдә дә әкиятләр укыды, уйнады. Ярты ел дигәндә, никах укытып, бергә яши башладылар. Көннәр агымсудай акты, алар бик бәхетле иде. Марат та апа сүзен “әни”гә алыштырды. Роза апа да яңа киленен мактап туя алмады. Аш-суга да оста, чисталыкны ярата, өлкәннәргә бик ихтирамлы, тәмле телле киленен бик хөрмәт итте.
Рәсим Ходайга бик рәхмәтле булды, аның теләге, күптәнге хыялы чынга ашты. Күпме көтте бит ул бу бәхетне! Нинди авырлыклар аша үтәргә туры килде бит аңа.
Гөлзидәгә килгәндә, ул һәрбер көнен үзенчәлекле итеп яшәргә тырышты. Маратны үз баласыдай яратты, назлады. Тик үзенең балага узмавы аны бик борчыды. Кемгә генә күренмәде, кая гына мөрәҗәгать итмәде. Еллар үтә барган саен, Гөлзидәнен өмете сүрелә барды.
Маратның быел балалар бакчасында соңгы елы иде. Быел ул мәктәпкә бара. Рәсим белән Гөлзидә, авылга кайтып, Маратка бәйрәм оештырырга булдылар. Күп кенә тәмлеләр алып, авылдан ерак булмаган күл буена ял итәргә килделәр. Монда шундый матур: әкияттәге кебек озын камышлар арасында урнашкан күл, сап-сары төнбоеклар, бәйрәм буласын сизгән кебек, акрын гына җилдә селкенеп җырлыйлар сыман.
Марат, әнисенең кулыннан тотып:
- Әнием, кара әле нинди зур кош, ләкин аның бер аягы юк, авырттыргандыр инде. Минем дә аягым сынгач, гипс куйдылар бит, ә аның аягы кая икән?
Гөлзидә көлеп җибәрде дә улын кочаклап алды.
- Улым, ул челән, аягын юри яшерә, бер аякта басып торгач, бакалар аңламый кала, шуңа качкан урыннарыннан чыгалар. Ә челән эләктереп ала да ашый.
- Әнием, мин дә шулай балык тотам, ярыймы? Мине дә аңламасыннар.
- Улым, кирәкми, су салкын, икенче юлы әтиең белән балык тотарга килерсез. Без аны өйдә аквариумга җибәрербез.
Марат шатлыктан әнисен кочаклап алды.
- Яле, яле, нәрсә анда миннән башка эшләргә җыенасыз?
Рәсим күтәреп килгән ботакларын җиргә бәрде.
- Әти, әти, без синең белән балык тотарга киләбез!
- Килербез, улым, ә әниең безгә тәмле уха пешерер.
- Урра, бездә тагын бәйрәм була! - дип Марат күл буйлап чабып китте.
- Гөлзидә, кара әле, синең белән беренче очрашканда төнбоеклар аз иде. Ә хәзер күл буенда түгел, ә шау чәчәкле болында утырабыз кебек.
- Әйе, мин дә искә төшерәм ул көннәрне. Син миңа чәчәк өзәм, дип, өр-яңа ботинкаңны суда калдырдың. Без аны ике сәгать дәвамында эзләп тә таба алмадык.
Гөлзидә көлеп җибәрде дә Рәсимнең колагыннан тартып алды.
- Әле син шулаймыни?
Рәсим, урыныннан торып, Гөлзидәне күтәреп алды да әйләндерә башлады.
- Тукта, тукта, җүләркәй, башны әйләндерәсең!
- Әти, мине дә әйләндер!
Марат әтисенең аягына ябышты.
Гөлзидә, Рәсим белән Маратның уйнаганнарын карап, шатланып утырды. Шундый урында фотосурәткә төшәргә кирәк, дип аларны төшерә башлады.
Көн бик тиз үтте. Алар Гөлзидәнең әниләренә кайтканда инде караңгы төшә башлаган иде. Марат кайтуга йоклап китте. Рәсим телевизор карарга утырды. Ә Гөлзидә озак кына әнисе белән сөйләште.
- Әни, безнең яллар бетә, без иртәгә китәбез, башта кибеткә барып, сиңа кирәк әйберләреңне алып кайтып калдырырмын, аягың авырта бит, сиңа файда булыр.
- Ярый, кызым, инде соң, бар кереп ят, ял ит.
Иртә белән җыелышып чәй эчкәч, һәрберсе үз эшенә кереште. Рәсим белән Габделфәт абый утын өйделәр, ишегалдын җыйдылар. Гөлләр апа ашарга пешерде, Гөлзидә кер , идәннәр юды, тузаннар сөртте , аннары
- Әни, мин кибеткә барам, сиңа нәрсәләр кирәк була?
- Мин дә, мин дә барам! - диде Марат, әнисенең итәгенә ябышып.
Кибеткә җиткәндәрәк, Гөлзидә ике хатынның кибеттән сүгенеп чыкканын ишетте. Тукта, бу Раилә түгелме соң? Әйе, бу ул иде. Гөлзидә исерек хатыннарның китүен күргәч кенә кибеткә керде. Кирәк әйберләрен алып, акча түләгәндә, Раилә кибеткә кире керде.
- Миңа тагын бер кызыл һәм бер консерва бир, - дип, бөгәрләнеп беткән акчасын өстәлгә бәрде.
- Синең монда акчаң җитми, - диде кибетче кыз.
Раилә Гөлзидәне танып алды һәм аңа җирәнгән кебек карады.
- Әнә, ул түләсен, мин бит аңа малаемны бирдем, менә бала өчен миңа акча түләсен. Ух ты, эт малаен да ияртеп килгән бит. Шарик, Шарик, ко мне, - дип Маратның кулыннан каты итеп тотты. Марат авыртудан кычкырып җибәрде. Гөлзидә Маратны тартып алып, акчаны түләде дә тиз генә кибеттән чыгып китте. Өйгә ничек кайтканын сизми дә калды. Аның бөтен гәүдәсе калтырый, йөрәге шашып тибә башлады.
Агарынып кайтып кергән кызын күреп, Гөлләр апа:
- Нәрсә булды, кызым? – дип сорады.
- Әни, әни, - Гөлзидә түзмәде, елый башлады. Елаганын ишетеп, Рәсим белән Габделфәт абый аның янына килделәр. Гөлзидә бернәрсәдә әйтә алмады. Марат үзенен кем белән очрашканын белмичә, нәрсә булганын сөйләп бирде. Бар да эшнең нәрсәдә икәнен аңлады.
- Йә Ходаем, убыр тагын кайткан, әле Чаллыда яши, дигән иделәр бит. Нәрсә була инде хәзер? Йә Раббым, бер аллам, үзең сакла бу еланнан! – Ананың йөрәк авазы бөтен кеше теләге белән аваздаш иде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова