Анда районда эшләүче җиде тәрбияче катнашты. Конкурсны чыгышы белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Морозенкова ачып җибәрде. Конкурс сынаулары ике этаптан торды: «Балалар белән педагогик чара» – конкурсантлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсеш эшчәнлегенең төрле төрләрен проектлау, оештыру һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен күрсәттеләр; «Минем педагогик табышым» – конкурсантлар педагогик эшчәнлекнең төрле аспектларында һөнәри осталыкларын, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуның, тәрбияләүнең һәм үстерүнең иң әһәмиятле алымнарын күрсәттеләр. Жюри тарафыннан конкурста җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар билгеләнде. -Конкурста җиңүче (I урын) - Макыл балалар бакчасы тәрбиячесе Мураткина Екатерина Олеговна; -«Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче - Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Платцева Фәридә Зөфәр кызы; -Конкурс призеры (II урын) - Куралово балалар бакчасы тәрбиячесе Лужаева Юлия Александровна; -Конкурс призеры (III ур