Россиядә социаль пенсияләр 1 апрельдән 14,75 процентка индексацияләнә.
Бу чара илнең 4,2 млн гражданына кагыла. Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме 15,5 мең сумга кадәр артачак, ә инвалид балаларга уртача түләү 30 мең сумга кадәр җитәчәк. Индексация өчен ил бюджетыннан 85 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән.