Без, “Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре Алабуга районының керәшен авылларында булдык🤗 🎶Безне Олы Шүрнәктә шушы авылның «Сүрәкә»ансамбле каршы алды. «Сүрәкә» җитәкчесе Роза Роева ансамбльнең эшчәнлеге, анда йөрүче солистлар белән таныштырды. Аларның башкарган һәр җыруы күңелгә үтеп керерлек. Үз яклары җыруларын да ишеттек без. Ансамбльнең йөзек кашлары – өлкән яшьтьтәге түтиләр. 📚Китапханәче Фәридә Данилова үз эше турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ул кул эшләренә бик оста, китапханәгә йөрүче балалар белән курчаклар ясыйлар. Курчакларга милли киемнәр тегәләр. Алар ясаган курчаклар – керәшен егете, кызы, түти-дәдәйләре бик матур килеп чыккан. 🏡Соңрак, Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников килде. Ул безне бу җирлеккә кергән дүрт авыл – Югары Шүрнәк, Үмәк һәм Красная Горка белән таныштырды. Авыллар, алардагы халыкның тормышы турында сөйләде, үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты. 📝ЯЗМА ТУЛЫСЫ БЕЛӘН:👇 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/alabuga-raiony-kerasenna
Без, “Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре Алабуга районының керәшен авылларында булдык
4 апреля 20254 апр 2025
~1 мин