Сәлам, дусларым-матурларым! Бу язманы 19 декабрь яза башлаган идем инде. 2013 елда, 27 яшемдә минем авырлыгым максимум 103 кг менгән иде, тормыш сәбәпле Казаннан кире Түбән Камага күчтем. Әнием мине ике ел эчендә рәткә кертте, диета, спорт мин 2015 елга 73 кг. Матур гына түгел , ШӘП фигуралы булдым, баштагы уй-фикерләрне рәткә керттем! Тагын көч җыеп Казанга күчтем! Татар телендә блог алып бара башладым. Торшым тәгәри, гомер уза, 2021 декабрь аенда минем авырлыгым тагын да макимумга менә! Авылдан кайтып үлчәнүем булды 105 кг!!! Беренче ябыкканда мин блогер түгел идем, һәм эчемдә шундый хыял бар иде! Кире тазарып, блогта кире ябыгып күрсәтәсе килде, янәсе карагыз ничек җиңел, хәзер мин сезгә мотиватор булам дип! Бөтен кешегә "Ринат кайда тазарсың???" дигәч "Бу минем спец проект, махсус тазарам!" дип көлеп әйтәм идем! Бу берничә елга сузылды, контрольдән чыкты! Әйе, мин бик нык ялгыштым! Исегездә төшерегез ничә тапкыр мин сезгә "Булды ябыга башлыйм дип, күзәтеп барыгыз!" дип яза идем.
Сәлам, дусларым-матурларым! Бу язманы 19 декабрь яза башлаган идем инде. 2013 елда, 27 яшемдә минем авырлыгым максимум 103 кг менгән иде
19 июля 202219 июл 2022
3
3 мин
