Авыл җирендә яшәп, туган авылның матурлыгыннан, ямьле урамнары, иркен болыннары, биек тауларыннан илһам алып яшәүче, шуны иҗатларында чагылдыручы якташларыбыз бар. Шуларның берсе – Илсөяр Сәлахова. Аның исеме Яңа Иштирәк, Зеленая Роща авыллары халкына бик яхшы таныш. Берсе аның туган авылы булса, икенчесе гомер итә торган, шунда насыйп ярын тапкан авылы. Илсөяр Сәлахова тормышка гашыйк, һәрчак елмаеп, балкып тора, бернәрсәгә дә битараф түгел, башкаларның хәленә кереп, ярдәм кулы сузарга әзер кешелекле ханым. Ул – туган як, табигать һәм матурлык җырчысы. “Кечкенәдән үк рәсем ясарга яраттым. Табигать күренешләрен ясый идем. Хәзер шигырь язганда да табигать матурлыгыннан илһам алып, шигъри әсәрләрне язып куям”, - ди. Зеленая Рощада яшәп иҗат итүче Илсөяр Салахова шигърияткә соңрак килсә дә, гомер буе сәнгатькә гашыйк булган, концерт сәхнәсе аңа кечкенәдән үк таныш. Илсөяр ханымның әбисе матур җырлаган, шулай ук әти-әнисе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр булган. Алай гына да түгел, ул җыр ягын
Зеленая Рощада яшәүче Илсөяр Сәлахованың тәүге китабы дөнья күрде
11 июля 202211 июл 2022
2
2 мин