Жиденче булек. Ильсияр алдагы тоннэрне йокысыз уткэрде. Кызыннан бер хэбэр дэ булмавы ананын кунелен ошетеп торды. Оч кон уткэч полиция булегенэ барып гариза язып калдырды да оенэ юнэлде. Ильсиярнен карашы нишлэптер почта тартмасында тукталды. Ильсияр тартмада булган гэжит, конвертларны алды да почта тартмасын да биклэргэ онытып оенэ ашыкты. Нидер сизенгэндэй гэжитлэрне читкэ атты да тиз-тиз конвертларны карап чыкты, аларнын барсында да реклама кэгазьлэре иде. "Нэрсэ эзлим сон мин?! " дип узенэ аптырап диванга утырды. Шулвакыт гэжитлэр арасыннан почмагы чыгып торган конвертны куреп калды. Кемнэн икэне язылмаган иде. Ильсияр шиклэнеп экрен генэ конвертны ачты да кузлеген алып диванга утырды. Уку башлау белэн кузлэре яшь белэн тулды. "Энием! Бу минем сонгы хатым. Минем хаталарым куп булды. Сина куп борчулар алып килдем, эни. Гафу ит мине. Мин бер ел чамасы элек Фэрит исемле егет белэн таныштым. Без бер беребезне ошаттык, очрашып йордек, фатирда бергэ яши башладык. Анын полициядэ эшлэг