Дэвамы. Икенче булек. Ильсияр жавап бирергэ олгермэде, телефон шалтыравыннан туктады. "Бэлки ялгыш жыйганнардыр номерны,кирэк булса кабат шалтыратырлар" дип тынычландырды да узен,телефонын янына алып ятты. Ильсияр -энисез ускэнгэме назга корырак булса да- пакъ кунелле, кешелекле булып усте. Эйтэсе сузен дэ кистереп эйтте, бернидэн дэ курыкмады, тэвэккэл, кыю булды. Исмэгыйл исэ киресенчэ йомшак, кыюсызрак, сабыр егет иде. Ильсияргэ дэ ничек юл табырга белми йорде ул, ут сыман кыз анын кунелен беренче курудэ ук яулап алды. Икенче кат яшьлэр дусларынын туенда очрашты. Мэжлес ахырына якынлашып, кунаклар таралыша башлагач,Исмэгыйл бар булган кыюлыгын жыеп, Ильсияр янына килде: - Мин-Исмэгыйл,-дип кулын сузды ул. Ильсияр елмаеп Исмэгыйлнен кулын кысты: - Ильсияр. - Сезне оегезгэ кадэр озатырга момкинме? - Мин узем дэ кайта алам. Исмэгыйл коелып тоште. -Шаяртам инде, момкин. Кар атканда момкинме дип бер дэ сорап тормаган иден эле -дип рэхэтлэнеп колде Ильсияр. Яшьлэр арасында мэхэббэт