Найти тему
Саба таңнары

Васыятьнамә бәйгесе

Казанның “Гаилә” мәчете “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” исемле бәй­ге оештырды.

Васыятьнамә язу бәйгесе ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ГХАТ (ЗАГС) идарәсе, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Мөселманнар” газетасы белән берлектә 2019 елдан башлап уздырыла. Быелгысы Болгарда Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел шигаре астында узды. Бәйге җиңүчеләре арасында  райондашыбыз  да бар. Гомере буе балаларга белем биргән мөгаллимә Рузалия Әүһәди кызы Мөхәммәдиеваның иҗат эше II дәрәҗә диплом белән бәяләнде.