20 нче март көнне Килдебәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән Урта Саба авыл клубында "Җырлыйк әле" дип исемләнгән музыкаль шоу-программа үткәрделәр. Катнашучылар музыка композицияләрне белүдә үзара көч сынаштылар һәм үзләренең вокал буенча сәләтләрен күрсәттеләр. Программа өч этапта уен формасында үтте. Һәр этапта төрле буын вәкилләре катнашты. Программаның мөһимлеге шунда ки, катнашучылар халык җырларын тере тавышка башкардылар. Шоу-программа тамашачыга бик ошады һәм аларда халык җырларына зур кызыксыну уятты.
Урта Саба авылында "Җырлыйк әле" музыкаль шоу-программа үтте
22 марта 202222 мар 2022
2
~1 мин