Найти тему
Айзиля Сабирова

Фәнис Кәлимуллинның йолдызлы сәгате, ягъни «Микулай»

"Микулай" спектакленнән өзек
"Микулай" спектакленнән өзек

Караңгы. Сәхнәдә бары тик серле авазлар, шулар белән бер рәттән сәгать суккан тавышлар да яңгырый. Һичшиксез, көчле метафора. 

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының ишекләрен ачуга, креатив, кызыклы һәм үзенчәлекле сценарийлар, яңа алымнарны ешрак һәм урынлы кулланырга омтылган режиссерлар, актерлар зур су агымыдайөстеңә ургыла сыман. Чыннан да, экспериментлардан курыкмыйлар монда. Һәр иҗат җимешләре яңалыкка омтылу хисләре белән туган дип әйтсәм дә хата булмас. Шуларның берсе исә «Микулай» спектакле.  

Тамашачының, һәм гомумән адәм баласының, иң башта тышкы кыяфәткә, спектакльнең «обертка»сына күзе төшә. Ошаса – ул сөйләнеләчәк вакыйгаларга мизгел эчендә үтеп керә, шул дөньяда яши башлый, киресенчә икән – газапланып, әсәрне аңлап кына булса да утырырга тырыша. «Микулай»да мондый проблеманың эзе дә юк. Декорацияләр бик оста һәм гармония белән оештырылган. Сусызлыктан интегеп беткән, күккә ургылган корган ботаклар сәхнәне өстән үк камап алганнар, кырый почмакта Микулайның остаханәсе поскан, нәкъ уртада тормыш авырлыкларына түзә алмыйча корып, каралып беткән агач тора. Гади генә тоелган декорация монодрама барышында җанланып китәсыман. Юк, алар сәхнәне буш тотмас өчен кулланылган вак-тояк түгел. Аларның хәрберсе актер белән элемтәгә керә, аның белән кайный. Моның өчен рәссам Булат Гыйльвановка рәхмәт әйтергә кирәк. 

"Микулай" спектакленнән өзек
"Микулай" спектакленнән өзек

Монодрама дигәндә, нәрсә соң ул? Монодрама – ул башыннан азагына кадәр бер генә актер уйнаган драматик әсәр. Әлбәттә, мондый жанр актерның тулаем тамашачыга ачылып китүенә, бер-ике сәгать эчендә үз осталыгын күрсәтүенә гыйбарәт. «Микулай» - Фәнис Кәлимуллинның актер буларак йолдызлы сәгате, минемчә. Шаклар катып утырдым. Әсәрнең эчтәлегеннән түгел, актер кешенең ничек итеп геройның хис-кичерешләрен, авыр һәм үзгәрүчән характерын, кәефен шуның кадәр тирән һәт күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерүеннән таң калдым. Мимика, жест – алары турында әйтеп тә тормыйм. Фәнис Кәлимуллин сәхнәдә уйнамады, ул анда тулаем бер тормышны тәне, күңеле аша үткәрде, төп герой Микулай булып яшәде. Менә шундый була икән ул үз һөнәренең асылын аңлаган профессионаллар. Кайбер вакытларда, спектакльне караганда җәлләп тә куя идем Фәнис абыйны. Су белән чыланган, суык түгелме икән аңа, тамаклары да кибеп беткәндер инде дип борчылып беттем. Ике сәгать бертуктамый, үзең генә тамаша күрсәтеп кара әле син. Исең китәрлек!

«Микулай»да актер белән бер рәттә тавышлар, җырлар да үз ролләрен оста башкарды. Әйе, аларның да монодрамада әһәмияте зурдан, алар да кешеләр кебек сюжет эчендә кайныйлар. Сәхнәнең уң кырыенда керәшен халкының милли киемнәрен кигән яшь кызлар барлык җырларны башкаралар, кирәкле тавышлар чыгаралар. Микулай очраткан көчек баласы, аның хәтерендә калган, ләкин күптәннән бу дөньядан киткән якын кешеләренең сөйләмнәре, керәшен халкының милли җырлары – барысы да алар хезмәте. Сәхнә артында түгел, тамашачы күз алдында булгач, тагы да күңеллерәк, чөнки син бу вакыйгаларны чын барлыкта булганына тагы бер кабат инанасын. Руслар әйтмешли «изюминкасы» да шунда.

Сюжетын сөйләп торуның әһәмиятен күрмим, чөнки караучы үзе танышырга, бу «тәм-томны» татып карарга тиеш. Кыскасы, пьеса бер тәүлек дәвамында, иртәдән башлап икенчесенә кадәр, Сарсаз Күл авылында бара. Бу көн – Микулай тормышында соңгы көн – үз эченә бик күпвакыйгаларны, кешеләрне ала, геройның ачы язмышына йомгак ясала. Зур сәяхәтләр, көлкеле уеннар булмыячак әлеге әсәрдә. Әлбәттә режиссер Ренат Әюпов динамика биреп торучы алымнар, хәрәкәтләр кулланырга тырышкан, спектакльне бер кеше сөйләменә генә кайтарып куймаган. Әмма барыбер, сагыш, бары тик олы сагыш кына идарә итә монда.

"Микулай" спектакленнән өзек
"Микулай" спектакленнән өзек

Тамашачыга килсәк, ул 12+ тан башланып китә. Мин моның белән килешмим. Пьесса аңлашылучанлыгы ягыннан бик авыр кабул ителә. Мәктәптә укыган бала яисә яшүсмер бу әсәрне аңламыйча, асылына төшенеп бетмичә, ошатмаска да бик мөмкин. Кызганыч, «Микулай» күзләрне яшьләндермәде, бары тик уйга гына чумдырды. Ә бәлкем, идеясы да шунда булгандыр. Хәзер, ниндидә булса спектакльне карагачтын, яхшымы яисә начармы икәнен белер өчен, бары тик «еладыңмы соң?» дип сорыйлар. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Чөнки эмоцияләр төрле була, әсәрләр дә бер-берсенә охшамаган. Шуны истә тотырга кирәк. Гомумән әйткәндә, пьесса күбрәк зур массалар өчен түгел, ә театрны җаны, тәне белән чын-чынлап яраткан һәм яңалыклардан курыкмаган, рамкалардан чыгып ургылырга теләгәннәр өчен. Сез дә шундый адәмнәрдән булсагыз, премьерага ашыгыгыз!