Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев үзенең күркәм гадәтенә тугры калып, быел да районыбызның төрле җирлекләрендә яшәүче 38 кешегә 2022 елның беренче яртыеллыгына «Саба таңнары» газетасына язылу бүләк итте. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан игълан ителгән «Мөмкинлеге чикле булса да сәләте чиксез» бәйгесе шарты буенча җиңү яулаган 3 автор һәм 3 язма героена «Саба таңнары» газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына абунә рәсмиләштереләчәк иде. Бәйгегә нәтиҗә ясалып, Явлаштау авылыннан Тәгъзимә Галиеваның армия хезмәтеннән соң язмышның авыр сынавына дучар булган авылдашы Мәүлет Минкәбиров хакында, Яңа Мичән авылында яшәүче Финә Сабирҗанованың сөйләшү, аякларына басып йөрүдән мәхрүм булган 13 яшьлек Камил Сәйфетдинов турындагы язмасы һәм Сабадан Ләйсән Гайсинаның Татар Икшермәсендә гомер кичерүче сугыш чоры баласы, тумыштан аяклары зәгыйфь булган Гөлҗихан Бакирова хакындагы язмалары белән җиңүчеләр булдылар. Шушы көннәрдә аларга Татарстан Дәүләт Советы д