1 нче бүлек Кич...Мәхмүт урамга чыгырга жыенып йөри.Көзге янында тәки әйләнеп йөруен күргәч, әнисе Мәхтүмә апа, аш бүлмәсеннән чыгып, улына таба юнәлде. Ул улына карап, һич сокланып бетә алмыйм иде. Мәхмүт – озын буйлы, киң иңбашлы, кара көдрә башлы, кузләренә карасаң, исең акылың китеп егылырлык, чибәр, гүзәл йөзле 18 яшендәге егет иде. Әнисе якынрак килеп, сүзне башлады: -Улым, кая болай әзерләнесең? -Әнием, бүген клубка чит авылдан концерт килә дип әйткән идем ич – диде Мәхмүт, кулы белән чәчен эрәтләп. -Иий, улым, онытыпта куйганмын бит,дип Мәхтүмә апа улының аркасыннан сөйде. Мәхтүмә апа 46 яшькә житкән, матур гына зәңгәр күзле, кыска көрән чәчле, түбән буйлы ялгыз хатын иде. Ире армиядән кайткач, бүтән берәүгә гашыйк булдым дип, Мәхмүткә 2 яшь булганда, аларны ялгызларын калдырып чыгып киткән. Шулай итеп Мәхтүм апа, бүтән берәүгәдә карамыйча, улын тәрбияләп үстергән. ... Клуб янына килеп житкәндә Мәхмүт үзенең дус малайларын Даниф белән Ниязы күреп, аларга таба атлады. Иң бер
