Ковид авыруы тормышның астын өскә китерде. Бу көннәрдә кем белән генә сөйләшсәң дә, сүз шул замана чиренә барып тоташа. Бүген халык ниндидер тынычсызлык, курку халәте кичерә кебек. Өметсезлеккә бирелү, хәвефләнүне ничек җиңәргә? Динебез бу хакта ниләр әйтә? Шәмәрдән җәмигъ мәчете имамы Дамир хәзрәт Газизовка шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Бисмиләәһир-рахмәәнир-рахим. Бу дөньяда һәр нәрсә дә Аллаһы Тәгаләдән. Раббыбыз “Әл Бәкара" сүрәсендә: “Без сезне һичшиксез төрле авырулар, хәвефләр белән, төрле читенлекләр белән, туганнарыгызны алып сынаячакбыз һәм инде сабыр булганнар гына җәннәткә керер",– диде. Без Аллаһы Тәгаләдән килдек һәм Аллаһы Тәгаләгә кайтачакбыз (Иннә лилләһи вә иннә илләһи раҗигун). Аллаһы Тәгалә бу дөньяда кешелекне гел шулай сынап киләчәк. Без дә хәзер шул сынау чорын кичерәбез. Әйе, күп кеше хәвефкә бирелә, дини тәгълиматны аңлап бетермәгәннән дә инде бу. Гакыйдә фәнендә тәкъдир дигән бер зур өлеш бар. Һәм анда кешенең кайчан туасы һәм бу дөньядан китәсе ачык күрсә