Бу көннәрдә “Икенче икмәк” үстерүче хуҗалыклар бәрәңге ала. Әлеге культураны “Саба” җәмгыятенең Мичән бригадасында 71 гектарда сугарып үстерделәр. Су сибү агрегатын Айзат Гыйльметдинов белән Нариман Корбанов эшләткән. Ясалма яңгыр бөтен мәйданны колачлый алмаса да, уңышка йогынтысы бер дә булмыйча калмаган. “Шулай да, яңгыр көтеп, сугаруга бераз соңрак калдык. Бәрәңгенең чәчәк ату фазасына өлгерсәк, күбрәк ота идек”,– ди хуҗалык агрономы Азат Галимуллин. Механизаторлар Ленар Сибгатов, Таһир Әһлиев “МТЗ” тракторларына тагылган “Гримме” комбайннары белән бәрәңгене казып алуны иртә өлгерешле “Бонус” сортыннан башлаганнар. Сабак чапкыч агрегаты белән иң алдан Фаяз Заһидуллин тракторы бара. “ГАЗ” автомобилен йөртүче Ленар Сәләхиев белән Айрат Галимуллин уңышны Тимершык ындыр табагына ташый. “Гримме” 10 бәрәңге казыгычны алыштырса да, барыбер кул хезмәте сорала. Быел комбайн лентасына бәрәңгегә ияреп менгән кәсләрне кул белән алып торырга Саба аграр көллиятеннән 6 студент килгән. Уртак тырыш