Агымдагы елның 6 аенда Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе гражданнарның хокукый дәвамчыларына 58 млн. сум акча түләде. Вафат булучы иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын алу өчен гариза язарга кирәк. Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытында пенсия тупланмалары РФ Пенсия фонды аша формалаштырылса, гариза Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органында кабул ителә һәм акча Россия Пенсия фонды аша түләнә. Пенсия тупланмалары Россия Пенсия фондында формалаштырган туганнарының вафат булуыннан соң 6 ай дәвамында Пенсия фонды аларның хокук дәвамчылары тапшырылган документларны бергә туплый. Җиденче ай дәвамында пенсия тупланмаларын түләү яисә хокук дәвамчыларының мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.Акча карар чыгарылган айдан соң килүче айның 20 сеннән соңга калмыйча күчерелә. Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытына пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында формалаштырылган очракта, хокук дәвамчылары гаризаларын дәүләтнеке б
Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе гражданнарның хокукый дәвамчыларына 58 млн. сум акча түләде
9 августа 20219 авг 2021
2
1 мин