7нче балалар бакчасының татар телендә белем алучы зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә йомгак ясап, "Юл билгеләре" кичәсе үткәрдек. Кичә башында залга төп герой – Кагыйдә бозучы килеп керде. Балалар белән бергәләп аңа төрле уеннар, күнегүләр, җырлар, биюләр, хәтта самокат ярышлары аша юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен өйрәттек. Кичәгә "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлеге җитәкчесе Раушания Тимкинаны да чакырдык. Раушания Вәсим кызы балаларның юл кагыйдәләрен, билгеләрен татар телендә белүенә басым ясап, рәхмәтләрен җиткерде һәм балалар бакчасына бүләкләр тапшырды. Раушания Вәсим кызы кичәнең бик күңелле, эчтәлекле узуын, балаларның актив булуын билгеләп үтте, алга таба да бу юнәлеш буенча эшне дәвам иткәндә уңышлар теләде! Гөлия Зарипова, Гөлназ Галимарданова,
7нче балалар бакчасы тәрбиячеләре.