Найти тему

«Моңлы саз чыңнары»

Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» бәйгесе дәвам итә. Бәйгегә сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре, Габдулла Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар (шигырьләр нинди телдә яңгыраса да ярый) кабул ителә. Эшләрне 2021 елның 20 нче апреленә кадәр gaila-mektep@mail.ru адресы буенча юлларга кирәк. Конкурста катнашу һәркемне канатландыра, үз көченне сынап карарга мөмкинлек бирә. Дуслар катнашыгыз һәм җиңегез! Бүген сезгә Теләче районының Иске Җөри балалар бакчасында тәрбияләнүче 4 яшьлек Камил Галимбековның видеоязмасын карарга чакырабыз. Музыка җитәкчесе: Гөләндәм Зарипова.

Катнашуыгыз өчен рәхмәт!👍😍😊

#мәгариф #ГаиләһәмМәктәп