Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Чыгып киткән ирне кире кабул итәргәме?

Фото: brunet-ka.ru
Фото: brunet-ka.ru

Тормыш булгач, төрле хәлләр була инде. Гаиләләр дә төрле четерекле хәлләргә очрый. Социаль челтәрләрдәге бер ханымның хатын тәкъдим итәсебез килә. Ул да тормышның төрле ягын күргән икән. Менә ул хат.

"Ирем белән 25 яшәгән идек инде. Бер көнне өйгә кайтты да ярты ел инде башка хатын белән очрашып йөрүен һәм миннән китүен әйтте.

- Яхшы, - дидем.

- Ничек яхшы? Син хәтта минем ни өчен китәргә теләвемне дә сорамыйсыңмы?

- Мин сине инде 25 ел беләм. Кем беләндер чуалуыңны да күптән аңладым. Әйберләреңны җыешыйммы?

- Кирәкми, үзем җыям, - дип мыгырданды.

- Чыгып киткәндә фатир ачкычын өстәлгә куярга онытма, ә машинаңны алсаң да була...

Ирем миңа күзләрен зурайтып, гаҗәпләнеп карады. Машина белән фатирның бәясе бер түгеллеген дә әйтергә теләгән иде.

- Син бит үзең чыгып китәсең. Мин сине кумадым. Кем өйдә кала, фатир аныкы инде, - дидем.

Бик авыр булды моны кичерү. Ике бала үстердек. Берсенең үз тормышы бар инде, икенчесе укый гына әле. Шулай да шалтыратмадым, очрашу эзләмәдем. Мин бит инде үсмер кыз түгел.

Бер көнне ирем шалтырата.

- Теге мазьга заказ бирә алмассың микән? Тагын билем авырта башлады. Ярдәм ит инде, - ди.

- Ярый, сөйләшермен. Әмма соңгы тапкыр. Мин заказ ясый торган Мәскәү кибетенең адресларын җибәрермен. Әнә, яңа бичәң арытаба үзе заказ ясасын.

Минем ир каядыр акча күчерүдән бик курка ул. Кирәкле әйберләрне дә Интернеттан һәрвакыт мин ала идем. Бу юлы борчылуы тавышына ук чыккан.

Бер 2-3 атнада шушы мазьны алырга ирем килде. Мин борщ пешереп, ашарга гына йөри идем. Аны да өстәлгә чакырдым.

Ябыккан, картайган, йончыган. Бер дә "кияү егете"нә охшаман. Гадәттәгечә, аңа куе итеп аш, өстенә каймак, яңа гына туралган укроп салдым.

Бу шунда ук "сыптырып" та куйды.

- Ләйсән, зинһар, кайтыйм әле. Мин анда ашый да алмыйм, йоклый да алмыйм, яши дә алмыйм. Миңа син генә кирәк, - ди. Күзләренә яшьләр тулды кияү булган иремнең.

Керттем. Менә дигән яши башладык. Ул бик игътибарлы, кайгыртучанга әверелгән. Әллә теге хатын үзгәртте, әллә мине югалтудан куркып, шундый ул хәзер. Әйтәсе сүзем шул: ир-егетләрнең юләрлегенә карап, сез дә юләрләнмәгез, кызлар. Киткән кеше бер кайта ул".