Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районының Лесхоз поселогында РСФСР һәм ТАССР Атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салды.
Миңнеханов Нургали Миңнехан улы (24.03.1930 – 17.02.2001) урман тармагына 36 елдан артык гомерен багышлаган. 1962-1990 елларда Саба урман хуҗалыгын (хәзер – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ) җитәкләгән.