Мин Тольятти шәһәрендә тудым. Ул вакытта ул Куйбышев өлкәсенә керә иде. Күбегез бу шәһәрне LADA һәм Жигули машиналары аркылы белә. Ә мин аны кадерле буоган урамнар, беренче 20 еллык тормышым һәм искитмәле Самарская Лука урыннары аркылы беләм.
Туган шәһәрем турындагы 5 мифны тәкъдим итәм.
1 МИФ. Тольяттида яшәүчеләр барысы да ВАЗда эшли.
Чынлыкта - алай түгел. Заводта үткән елның июль аенда бары тик 36 мең кеше эшли иде. Шәһәрдә 700 мең кеше яши. АвтоВАЗдан башка биредә 25тән артык төрле җитештерүләр эшли. Советлар Союзы вакытында киң танылган химия комбинатлары, шампан шәрәбе комбинаты, өемент машиналары заводы һ.б.
2 МИФ. Тольятти бары тик Яңа шәһәрдән генә тора
Яңа шәһәр ("Новый город") (рәсми рәвештә - Автозавод районы) шәһәрнең бер өлеш генә. Аннан башка Тольяттига "Иске шәһәр" (Үзәк район), "Комса" (Комсомол районы), шәһәрнең чишмә башы булган Шлюзовой һәм Порт бистәләре. һәм Поволжский, Федоровка, Новоматюшкино бистәләре.
3 МИФ. Тольяттида яшәгән татарлар - барысы да мишәрлә
Юк. Юк. Мәсәлән, безнең гаилә - типтәрләр, әти-әниләрем минем Ырынбур өлкәсендә туып, Тольятти күчем килгәннәр.
Әйе, җирлә, Самара өлкәсе татарлары, күбесе - мишәрләр. Ләкин, Тольяттида 100 артык милләт яши, шул милләтләрнең төрле субэтнослары да биредә урнаша.
4 МИФ. Тольятти - кечкенә провинциаль шәһәр
Алдарак мин Тольяттида 700 меңнән артык кеше яшәгәне турында язган идем инде. Андый күләмле шәһәрләрне кечкенә дип әйтеп булмый инде. Статистика Тольятти турында - Россиядәге нинди дә булса субъектның үзәге булмаган шәһәрләр арасында иң зур шәһәр дип әйтә.
Моннан тыш, бездә 5 ВУЗ бар һәм шул исәптән яраткан Тольятти дәүләт университетым да.
МИФ 5. В Тольятти лучше не приезжать - могут побить
Болай, уйлап карасың, дөньядагы нинди дә булса шәһәрдә турле кешеләргә тап була аласың. Хәзер, 90нче елларга караганда, шәһәрдә, әлбәттә тынычрак.
Нәрсә дисәләр, мин бу шәһәрдән башка үз-үземне күз алдына да китерә алмыйм. Аеруча, мифларга колак салмаган кунакка килә торган дусларны яратам. Килегез, монда бик начар түгел әле.