Карлар яугач эзләр бетә, Юл таба алмый аяклар. Юллар бердә бетмәс иде, Әгәр булса маяклар. Маяк -кирәкле әйбер ул. Адашмаска юлаучы. Хәзер бер кеше калмады Шундыйларны уйлаучы. Начальникларга кирәкми, Алар җәяү йөрмиләр. Адашучылар күп юлда, Алар аны күрмиләр. Элек маяк була иде Авылдан-авыллларга. Юллар ничек бетми торсын Ул тикле давылларга