Уенның максаты: баланы җитезлеккә өйрәтү. Бер, ике, өч, Сиңа көч, Син моннан күч! — санамышы ярдәмендә балалар беренче, икенче, өченче һ. б. уенчыларны сайлыйлар. Уенның берничә туры бар. Шарны (диаметры 4—6 сантиметрлы шар) тота алмаган уенчыга штрафлы балл бирелә. Турларны үтеп, уен ахырында штрафлы балларны иң аз алган уенчы җиңүче була. 1 нче тур. Укучылар түгәрәк ясап басалар. Аннары бер шарны (соңыннан ике шарны), бер-берсенә бирә-бирә, түгәрәк буенча йөртәләр. Шарны төшереп җибәргән уенчыга штрафлы балл бирелә. 2 нче тур. Уенчылар, яртышар метр ара калдырып, түгәрәк ясап басалар. Аннары шарны, бер-берсенә ыргытып, түгәрәк буенча йөртәләр. 3 нче тур. Өстәлдә бер шар ята. Уенчы уң кулы белән шарны өстәлдән ала һәм өскә чөя. Чөйгән кулның учы белән тиз генә өстәлгә суга да шарны ике кулы белән тота һәм өстәлгә куя. Уенчы шарны шулай итеп биш тапкыр чөя. 4 нче тур. Өстәлдә бер шар ята. Уенчы уң кулы белән шарны өстәлдән ала һәм өскә чөя. Кулларын чабып ала да чөелгән шарны ик